Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзәкнең бар акчаны үзенә алу омтылышы көчәя бара"


Түбән Камадагы нефть эшкәртү корылмасы

Төбәкләрдәге табыш салымының бер процентын федераль үзәккә җибәрү яки урында калдыру, икътисадчы Таһир Дәүләтшин фикеренчә, әлегә беркайда да алай ук нык сизелми. Ул төбәкләрнең башка төр салымнар аша күпкә зуррак акчаларны югалтуы, үзәкнең Татарстан һәм Башкортстан кебек уңышлырак эшләүче төбәкләрне тагын да ныграк таларга җыенуы турында кисәтә.

"Соңгы еллардагы тенденция байларның байый, ярлыларның ярлылана баруын күрсәтә", дип белдерде Азатлыкка Таһир Дәүләтшин. Байлар рәтенә нефть-газ чыгаручы һәм эшкәртүче төбәкләр, шулай ук зур ширкәтләрнең баш идарәләре теркәлгән һәм шул теркәлгән урында зур салымнар түләүче Мәскәү, Петербур кебекләр керә.

Икътисадчы бу аерманың зурая баруын соңгы елларда федераль дәүләт стандартлары нигезендә төбәкләрнең мәгариф һәм медицина чыгымнары бөтен Русия буйлап бер дәрәҗәдә үсә бару белән дә аңлата. Төбәкнең баймы, ярлымы булуына карамастан, федераль дәүләт стандартлары аларның барысына да бер төрле таләпләр куя, чыгымнар бер үк дәрәҗәдә үсә. Шул сәбәпле ярлы төбәкләрнең хәле соңгы елларда тагын да начарая бара.

Былтыр тагын бер процент керем салымын төбәкләр бюджетыннан алып федераль бюджетка өстәргә булдылар. Ул акчаларның бер өлеше ярлы төбәкләргә ярдәм итү өчен дә тотыла. Ярлы төбәкләр баераклар җилкәсенә ныграк асылына. Бер ел элек бу хәлгә зур ризасызлык белдергән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Мәскәүдә узган Гайдар форумында моны тагын бер кат күтәрде.

Төбәкләрдә эшләүче ширкәтләр үз табышларыннан дәүләткә 20 процент салым түли. 2017 елга кадәр шул егерменең икесе федераль үзәккә китеп, төбәкләргә 18е калган булса, былтыр үзәк 3 процентын үзенә алып төбәкләргә 17 процент кына калдыра башлады.

Бу инде республикада табыш салымыннан җыелган барлык акчаның тагын биш проценты үзәккә китә дигән сүз. Ягъни элеге төр салым акчалары үзәк белән төбәкләр арасында 10/90 (2%/18%) бәрабәрендә бүленгән булса, узган елдан башлап ул 15/85 (3%/17%) бәрабәрендә бүленә.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

Дәүләтшин фикеренчә, бу үзгәрешне бай төбәкләр дә бик сизми, шул ук вакытта ул ярлыларның хәлен җиңеләйтү өчен дә җитәрлек түгел.

Зур ширкәтләрнең табыш керемнәре 2017дә арту сәбәпле Татарстан ул югалтуны җиңел генә каплаган. Өстәвенә, федераль үзәккә җибәрелгән бер процент салым акчасының күпмедер өлеше республикага кире кайткан. Миңнеханов аның 30 процентының кире кайтуын телгә алды.

Байлар байый, ярлылар ярлылана бара

"Былтыр Татарстанда табыш салымы 2016 елга караганда шактый күбрәк җыелды. Бу байларның байый, ярлыларның ярлылана баруын раслый. Татарстан бюджетына 2016 елның тугыз аенда табыш салымыннан 53,7 млрд сум кергән булса (ел буена барлыгы 73 млрд сум - ред.), 2017 елның шул ук чорында 62 млрд кергән. (15,5 процент үсеш яки 8,3 млрд сумга күбрәк - ред.) 2017 елның тулы саннары әле беркайда да күренми, әмма тугыз айда 62 млрд кергән икән, ел буена табыш салымыннан кимендә 80-85 млрд кергән дигән сүз", ди Дәүләтшин.

Ул шулай ук, Татарстанны тотрыклы төбәк дип атап, табыш салымыннан гына түгел, физик затларның кереме салымыннан җыелган акчаларның да артып килүен телгә ала, республика бюджеты ярлы төбәкләрнеке белән чагыштырганда зур темплар белән үсә бара, Русия төбәкләрендәге уртача үсештән дә тизрәк үсә ди. 2016 елның 9 аенда республикада физик затлар кеременнән җыелган салымнар 44,8 млрд сум булса, 2017 елның шул ук чорында 48,9 млрд сум җыелган (9,2 процент үсеш яки 4,1 млрдка күбрәк - ред.).

Икътисадчы 1 процент салымның үзәккә китүе бик тәэсир итми дип әйтсә дә, Татарстан президентының Гайдар форумындагы чыгышында "кагыйдәләрне бер билгеләргә дә, биш ел буе үзгәртмәскә" дигән сүзләрен хуплый. Аның фикеренчә, бу хәл "нервлы вазгыять тудыра, төбәк дәрәҗәсендә берни планлаштырып булмый". Хәзерге икътисади сәясәт шартларында эшне дәвам итеп булмаячак, киләсе ике-өч йәки биш елда йә бюджет кагыйдәләре бик нык үзгәрәчәк, салым кануннары да үзгәрергә тиеш, киләсе биш елда бик зур үзгәрешләр булачак дип саный ул.

Ул акчалар Татарстанның нефть чыгаручы районнарында халык тормышын шактый яхшыра ала

Дәүләтшин Татарстанның хәлен сизелерлек яхшырту өчен казылма байлыклар чыгару салымының бер өлешен республикада калдыру юнәлешендә эшчәнлек алып барырга чакыра. "Бездә шактый гына нефть чыгарыла, нефтехимия эшләп килә. Шул сәбәпле экологиягә бик зур зыян килә. Ә Татарстандагы казылма байлыклардан җыелган салым тулысынча федераль бюджетка китеп бара, безгә ноль процент кала. Менә казылма байлыклар салымының 2016 елгы саннары бар, 2017 елгы саннар әлегә юк. 2016 елда Татарстан ширкәтләре 147 млрд сум казылма байлыклар салымы түләгән. Ә безнең елгалар, һава пычрана, Түбән Камада, Әлмәттә экология бик тә начар. Шул акчаларның 10 проценты гына бездә калса да, республика бюджеты 14,7 млрдка байый дигән сүз. Ә 20 процент инде 30 млрд сумга якынлаша. Ул акчалар Татарстанның нефть чыгаручы һәм эшкәртүче районнарда халык тормышын шактый яхшырту мөмкинлеге бирә ала. Аның өчен көрәшеп ирешергә мөмкин булыр иде. Монда инде казылма байлыклар чыгаручы башка төбәкләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәк", ди ул.

Мәскәү бөтен керемнәрне үзенә тартып алу һәм бик кысып кына кире бирү юлына басты

Соңгы елларда салым җыюда башка төрле үзгәрешләр дә бара. Мәсәлән, акцизларны үзәкләштерү сәясәте нәтиҗәсендә дә Татарстан шактый югалтырга мөмкин. Татспиртпром һәм сыра заводлары кебек акцизлы тавар җитештерүчеләргә сатылган акцизлар аша 2016 елда республика бюджетына 42 млрд сум кергән булган. Хәзер Мәскәү аракы акцизларын үзенә алырга тырыша. Икътисадчы фикеренчә, Русия федераль дәүләт буларак оешкан булса да, хәзер федераль дәүләт принциплары төрле юллар белән кире кагыла, "Мәскәү бөтен керемнәрне үзенә тартып алу һәм бик кысып кына кире бирү юлына басты".

Татарстанның федераль үзәккә барлыгы күпме акча җибәрүен, шартларның гел үзгәреп торуы, салымнар һәм төрле түләүләрнең төрлечә исәпләнүе сәбәпле, төгәл генә санап чыгару бик кыен. Шулай да, якынча саннарны чыгарып була.

2016 елда Татарстандагы барлык ширкәтләр салым буларак 440 млрд сум түләгән. Моның өстенә социаль фондларга түләүләр дә бар. Шуларның икесен бергә кушсаң, 2016 елда Татарстанда 600 млрд сум чамасы төрле салым җыелган булып чыга. Шуның өстенә таможня түләүләрен дә кушсаң, 700 млрдтан артып китә. 200 млрд сумга якын акча республика бюджетына кала. Бу пропорция 2017 елда да якынча шул ук.

Көрәшмәсәң, бүген бер процент, иртәгә биш процент алачаклар

"Шул ук вакытта пенсия һәм башка социаль фондларга да шул кадәр диярлек акча килә. Татарстанда пенсионерлар, инвалидлар шактый. Алар социаль фондларга Татарстаннан түләнгән акчаларга караганда бераз күбрәк ала. Әмма бу республика бюджетында берничек тә чагылмый. Шулай да, гомумән алганда, төбәкләргә акчаны азрак калдыру сәясәте һәр тарафта күренә. Һәм бу күпләрне борчый торган нәрсә. Ә хәзергә республика акчаларының өчтән бере Мәскәүдә кала, без донор төбәк. Бер процент керем салымы тирәсендә шактый тавыш күтәрелсә дә, башка салымнар, җыемнар аша республиканың югалтулары күпкә зуррак һәм алар тагын да артырга мөмкин", ди Таһир Дәүләтшин. Бер процент мәсьәләсендә исә ул башка төбәкләр башлыкларын Миңнехановка кушылырга, активрак булырга чакыра, "әгәр көрәшмәсәң, бүген бер процент, иртәгә 5 процент алачаклар", ди.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG