Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җомга иртән Улан-Удэнең бер мәктәбенә яшүсмер кулына балта һәм "Молотов" коктейле тутырылган шешә тотып бәреп кергән. Һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган.

Шәһәрнең 5нче санлы мәктәбенә 9нчы сыйныф укучысы балта һәм "Молотов" кушылмасы тутырылган шешә белән килеп кергән. Өченче каттагы сыйныф бүлмәсенә шешәне ташлаган һәм берничә укучыны яралаган. Янгын чыккан бинадан 500 кешене эвакуацияләгәннәр дип яза "Сибирь.Реалии".

Бурятия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә, һөҗүм вакытында дүрт кеше зыян күргән. Төбәк тикшерү комитеты мәктәпкә бәреп керүчене тоткарлау турында белдерә. "Кече яшьтәгеләргә карата ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

15 гыйнвар иртәсендә Пермьнең 127нче санлы мәктәбендә дә һөҗүм оештырылган иде. Медиа язуынча, уналты яшьлек һөҗүм итүчеләрнең берсе психоневрология диспансерында исәптә торган. Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 кеше яраланды. Алар арасында 4нче сыйныф укучылары һәм күпсанлы пычак яралары алган укытучы Наталья Шагулина да бар.

Тикшерү комитеты үтерү нияте белән һөҗүм итү маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Ике һөҗүм итүче яшүсмер ике айга сак астына алдынды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG