Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе Навальныйның шикаятен карамады


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Русиянең Конституция мәхкәмәсе Алексей Навальныйның гаепләү карарлары гамәлдән чыгарылмаган килеш президент сайлавында катнашуны тыючы канунга шикаятен караудан баш тартты.

Бу хакта мәхкәмә сайтында белдерелә. Мөрәҗәгатьне караудан баш тарту турында карар өч көн эчендә чыгарылган. Коррупциягә каршы көрәш фонды юристы Иван Жданов сүзләренчә, мондый тизлек белән Конституция мәхкәмәсе бер генә тапкыр - президент Владимир Путинның Кырымны аннексияләү турындагы мөрәҗәгатен генә караган.

Навальный Конституция мәхкәмәсенә 16 гыйнварда мөрәҗәгать иткән иде. Ул сайлаулар турындагы канун Русия Конституциясенә каршы килә, дип саный.

25 декабрь комиссия Навальныйны, "Кировлес" эше нигезендә хөкем карары сәбәпле, намзәт итеп теркәүдән баш тартты. Моңа җавап итеп сәясәтче халыкны сайлауда катнашмаска чакыру чаралары белән янады. Оппозиция җитәкчесе русияләрне 28 гыйнварда урамнарга чыгарга чакырды. Казанда да бу көнгә каршылык чарасы уздыру планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG