Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте сайлаучылар протесты җыены уздыруга рөхсәт бирде


Казанда Навальный тарафдарлары җыены. 7 октябрь, 2017
Казанда Навальный тарафдарлары җыены. 7 октябрь, 2017

Казан башкарма комитеты Алексей Навальныйның җирле штабына бөтенрусия сайлаучылар протесты җыены кысаларында шәһәрдә митинг үткәрергә рөхсәт бирде.

Тик мэрия чараны активистлар белдергән урыннан Васильченко урамындагы 6нчы санлы йорты янына күчерергә тәкъдим итте. Оештыручылар әлеге тәкъдим белән килеште, дип яза “Idel.Реалии”.

Урам йөрешенә исә рөхсәт бирелмәгән, чөнки йөрү юлында стоматология клиникасы урнашкан булуы ачыкланган. Урам чаралары үткәрү тәртибен билгеләүче, берничә ел элек кабул ителгән канунга ярашлы, андый чараларны медицина оешмаларына 50 метрдан якынрак урыннарда үткәрү рөхсәт ителми.

Русия оппозициясе җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы 28 гыйнварда урам йөреше һәм митинг үткәрәчәге турында беренче белдерү хатын мэриягә 15 гыйнварда тапшырган иде. Чараның төп максаты дип сайлаучыларның тавыш бирүдә катнашудан баш тартуы билгеләнде.

Әлеге белдерү хаты Казан башкарма комитеты тарафыннан кире кагылды. Навальный штабы вәкилләре хакимияткә кабаттан хат җибәрде.

2017 елның ахырында Русия Үзәк сайлау комиссиясе Навальныйны Русия президенты вазифасына намзәт итеп теркәүдән баш тарткач, оппозиция җитәкчесе русияләрне 28 гыйнварда урамнарга чыгарга чакырды.

XS
SM
MD
LG