Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарны православлаштыру дәүләт грантлары ярдәмендә бара


Болгар тыюлыгы
Болгар тыюлыгы

Болгарны мөселманнар үзләренең ислам кабул иткән изге урыны санаса да, анда православ гыйбадәтханәләре төзеп тарихи тыюлыкка христиан рухы өрергә тырышу бара.

Болгар элек православ шәһәр булган дигән дәгъвалар артканнан-арта. Инде бу эшкә чиркәү белән казаклар да ныклап тотынган. Биредә аларның эшчәнлеге дәүләт ярдәме белән алып барыла. Мисал өчен, былтыр Болгардагы "Спасское" казак җәмгыятенә Русия президенты гранты биргәннәр. "Русиянең меңъеллыгы. Император чоры" ("Тысячелетие Руси. Императорская эпоха") исемле яшьләр фестиваленә дигән 1 миллион сумнан артык грант Болгардагы казак оешмасына эләккән. Ә Казандагы төрле социаль проектларга өстенлек бирүче, күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә булышучы "Ярдәм" мәчете һәм "Зәкәт" фонды мондый грант алуда катнашса да, аларга акча бүленмәде.

"Изге Авраам чиркәве"
"Изге Авраам чиркәве"

Казаклардан тыш, Болгардагы "Изге Авраам чиркәве" дә әледән-әле грантлар отып килә. Мисал өчен, күптән түгел алар Русия президентының "Гаилә, ана, ата һәм балага ярдәм" гранты җиңүчесе булды.

Ульян якларыннан чыккан казак гаиләсендә туып үскән һәм хәзер Болгардагы казак җәмгыятендә атаманга ярдәм итүче Любовь Берсенева бирегә Мәскәүдән килеп урнашкан. Идел казаклары монда элек-электән үк булган, соңрак алар Кара диңгез якларына киткән, ди ул.

Казаклар һәм чиркәү Болгарга православие рухы өрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

"Без тарихны тергезәбез. Берничә тапкыр грантлар да оттык. Чиркәү белән бик тыгыз эшлибез. Абыемның улы Анастасий поп казак гаскәре рухание (Анастасий Головин – Чистай епархиясе рухание – ред.) да булып тора. Ягъни, ул да казаклар төркеменә кергән. Чиркәүнең грантлар бүлеге бар. Алар безгә нык булыша", ди ул.

Берсенева сүзләренчә, оешмаларында күпчелеге катнаш гаиләләрдән.

Безнең егетләр мөселман кызларына өйләнә һәм алар православиегә күчә

"Безнең мөселманнар белән бүлешер әйберебез юк. Теләгән кеше мөселманлыкка күчә, әмма күбрәк безнең егетләр мөселман кызларына өйләнә һәм алар православиегә күчә", ди ул.

Берсенева әйтүенчә, казаклар тирә-якта тәртип урнаштыруда да катнаша, полиция белән бергәләп төрле мөселман чараларында атлы гарнизон белән патрульгә дә чыга.

Болгар җыенында атлы казаклар, 2013 ел
Болгар җыенында атлы казаклар, 2013 ел

Билгеле булганча, моннан берничә ел элек атлы казаклар Болгар җыенына да килгән иде. Мөселманнар бу күренешкә бик аптырады. Чөнки алар казакларның тарихта исламга, татарларга каршы төрле чараларда катнашуын, хәзер дә шовинистик максатларда кулланылуын яхшы белә.

Берсенева әйтүенчә, алар Сабантуйда да ат чабышында катнаша, хор да оештырган. Болар барысы да "Изге Авраам" чиркәве белән тыгыз элемтәдә эшләнә.

Ангелина Андреянова
Ангелина Андреянова

Чиркәүнең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Ангелина Андреянова сөйләвенчә, хәзер алар христиан чиркәүләре музеен төзү белән мәшгуль. Моннан тыш православиегә өндәүгә, гыйбадәт кылуга зур игътибар бирәләр.

Миссионерлык эшен элек мөселман булган Альберт Әхмәтҗанов җитәкли. Хәзер ул Алексей попка әверелгән. Дин әһелләре мәктәптә, көллияттә укучылар белән очрашулар оештыра.

Соңгы елларда чиркәүгә татарлар да йөри башлаган. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки дәүләт гранты буларак бирелгән акчалар ярдәмендә алар социаль эш белән үз диннәрен сеңдерә. Мисал өчен, "Ана булу бәхете" ("Материнства миг счастливый") грантын отып, чиркәү Болгар шәһәр үзәк хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә тора. Анда чиркәү вәкилләре бала төшерергә теләүче хатын-кызлар белән сөйләшүләр уздыра. Ягъни бала төшерергә теләгән хатын-кызның нияте турында табиб чиркәүгә хәбәр итә. Шуннан чиркәү әлеге хатын-кыз янына психолог җибәрә. Аннары үгетләү эшләре алып барыла. Шунда ук дин турында да сөйләшүләр алып барыла, ди Андреянова. Кайсы дин турында икәне инде мәгълүм. Болар барысы да шул хөкүмәттән алган грант хисабына башкарыла.

Күрәсең, чиркәү акчаларны мулдан тота, чөнки гыйбадәтханәдә хезмәт куючылар да игътибарсыз калмый. Араларында фатир, яңа яшәү урыны өчен чиркәүдән кыйммәтле йорт җиһазлары алучылар бар.

Болгардагы казаклар хоры
Болгардагы казаклар хоры

Берсенева монда казаклар күптән булган дип сөйләсә дә, тарихчы Илдус Заһидуллин моның белән һич килешми.

"Алтын Урда вакытында төзүчеләр кварталлары булган. Андый әйбер һәр Алтын Урда шәһәрендә булган дип беләм. Сәүдәгәрләр бит ил буенча йөргәннәр һәм аларга яхшы шартлар тудырганнар. Ул чакта дин иреге булган. Шуңа нинди дә булса кварталда чиркәү яки гыйбадәтханә булуы ул нормаль күренеш булган. Ләкин алар бит вакытлыча килеп урнашкан һәм вакытлыча яшәгән кешеләр.

Хәзер шундый тенденция бара – казакларны һәр төбәктә, булганмы-юкмы, бер төркем итеп формалаштыралар, чөнки алар һәрвакытта патша Русиясенең таянычы булып торган һәм гади игенчеләргә караганда яхшырак яшәгән. Казан губернасында андый казак бүлекләре булмаган.

Казакларга бирелгән грант бик шикле. Бу идеология белән бәйле әйберләр, чөнки казаклар патшаны яклаган. Ләкин большевиклар аларны күпләп юкка чыгарган. Бу шулай ук бик куркыныч әйберләр", ди Заһидуллин.

Галим Фәйзелхак Ислаев сүзләренчә, казаклар әкияти тарих уйлап чыгаралар.

"Имеш, бик борынгыдан булганнар. Бәлкем бик борынгыдан булганнардыр, әмма IV гасырда андый эзләр табып булмый. Мондагы болгар бабаларыбыз турында V-VI гасырдан беләбез. Аңа кадәр тарихта эзләр юк. Булса да нәкъ шул халык икәнен исбат итеп булмый", ди ул.

Элегрәк Рафаил Хәкимов Азатлыкка болгардагы чиркәүләр Русия империясе чорында гына салынган, болай ул инде безнең башкала дип әйткән иде.

Берничә ел элек Болгарда "Казаклар бистәсе" төзелә дигән хәбәр дә таралды.

"Без гыйбадәт кылу урыны (часовня) төзедек инде. Мунча да салдык. Алар барсы да агачтан. Бакча утырта башладык, аның өчен ике грант бирделәр. Балалар мәйданчыгы да сатып алдык. Мөгаен, 15-20 процент (бистәнең - ред.) әзер дип әйтергә буладыр", дигән иде элегрәк Головин Азатлыкка.

Спас казаклары оешмасы Идел буе казаклары гаскәренә (Волжское казачье войско) карый. Аңа Русиянең 13 төбәгендәге казак оешмалары керә.

XS
SM
MD
LG