Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә автобус казасында 11 кеше һәлак булган


Төркиянең Искешәһәр вилаятендә автобус казасында 11 кеше һәлак булган, 44 кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта вилаят рәсмиләре хәбәр итте.

Anadolu агентлыгы хәбәр итүенчә, Әнкарадан Бурсага баручы автобус юл буенда үскән агачларга килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә 11 кеше һәлак булган, 44 кеше җәрәхәтләр алган. Яраланучылар хастаханәгә китерелгән, аларның тормышына куркыныч янамый. Прокуратура тикшерү эшләре башлаган.

Hürriyet басмасы мәгълүматына күрә, әлеге автобуста кышкы каникулга Uludağ тау курортына сәфәргә баручы мәктәп балалары булган. Кайберләренең ата-аналары да булган. Беренчел мәгълүматка караганда, казаның сәбәбе юлга йөгереп чыккан хайван булырга мөмкин.

Соңгы көннәрдә генә Төркиядә көчле кар яву һәм бозлавыклар сәбәпле өч юл казасында алты кеше һәлак булды, 78 кеше җәрәхәтләр алган иде.

Атнакич Казакъстанның көнбатышында автобуста янгын чыгу нәтиҗәсендә 52 кеше һәлак булган иде.


фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG