Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчак президент намзәте булыр өчен җитәрлек имза җыйган


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Телевидение алып баручысы Ксения Собчак Русия президенты намзәте булып теркәлер өчен кирәкле 100 мең имза җыйган. Аларны ул Үзәк сайлау комиссиясенә 30 гыйнвар тапшырырга җыена.

Собчакның төбәк штаблары челтәре җитәкчесе Тимур Вәлиев РБКга сөйләвенчә, имзалар җыю дәвам иттереләчәк, чөнки 130-140 мең тирәсе имза запаста булырга тиеш. Вәлиев сүзләренә караганда, Ксения Собчакның төбәк штабларыннан бик күп ялган имзалар килгән. Имзаларны Ксения Собчак Үзәк сайлау комиссиясенә 30 гыйнварда тапшырырга җыена. 31 гыйнвар - имзалар кабул итүнең соңгы көне.

Собчак президентлыкка "Гражданская инициатива" фиркасеннән тәкъдим ителде. Кануннарга ярашлы, аңа 100 мең имза җыярга кирәк.

Имза җыюны тәмамлау турында шулай ук Григорий Явлинский һәм Борис Титов штаблары да белдерде.

Путин сайлауларга үз-үзен тәкъдим итте, аңа 300 мең имза җыярга кирәк иде. 19 гыйнварда Путин штабы 1,5 миллионнан артык имза җыелды дип белдерде. Сайлауларда канун бозуларга каршы көрәшүче "Голос” оешмасы федераль, төбәк һәм җирле телевидение каналларының канун бозып Путин өчен агитация кампаниясе башлавына игътибар юнәлтте.

Владимир Жириновский һәм Павел Грудинин парламент фиркаләреннән тәкъдим ителгәнгә күрә имза җыюдан азат. Алар инде президентлыкка намзәт буларак теркәлү узды.

XS
SM
MD
LG