Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга мәхәббәт: Русия телевидениесе сайлауга әзерлекне ничек яктырта


Мәскәүдә Владимир Путин өчен имза җыючы волонтерлар

Русиядә сайлауларны күзәтүче бәйсез оешма илдәге телевидение каналларын, бигрәк тә дәүләт карамагындагыларын, теркәлү вакыты тәмамланмас борын болай да җиңәр дип көтелгән президент Владимир Путинны бушка гына мактый башлауда гаепли.

Хөкүмәткә бәйсез булган башка күп кенә оешмалар кебек "чит ил агенты" дип мөһерләнгән "Голос" федераль, төбәк һәм җирле телевидение каналларының канун бозып Путин өчен агитация кампаниясе башлавына игътибар юнәлтте.

18 марттагы президент сайлауда намзәт булырга теләүчеләр өчен имза җыю барышын сурәтләүче телевидение тапшыруларында гел Путинны гына мактыйлар. Өстәвенә, күп кенә мактауларның аның эшенә бернинди бәйләнеше дә юк.

Сайлауларда канун бозуларга каршы көрәшүче "Голос” 31 гыйнварда тәмаланачак имза җыю барышы турында 55 шундый тапшыруга һиперсылтама күрсәтте. 17 гыйнварда Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова аларның берничәсенә күз салганын әйтеп, "аерым намзәт өчен кампания алып бару" күренешен таныды.

Памфилова сүзләренчә, "телевидение каналлары тарафыннан киңкүләм канун бозулар юк, әмма безне чыннан да сагайткан һәм игътибар итәргә кирәкле кайбер нәрсәләр бар".

Путинга мактау яудыруга корылган андый репортажлар ТНВның "Татарстан хәбәрләре" һәм "Новости Татарстана" тапшыруларында 11 гыйнварда ук башланды.

"Бары тик паспорт кирәк, яшь унсигездән артык булырга тиеш" диелгән урыннарда "Владимир Путинны яклап килүчеләр туктала". Шундый тукталучыларның берсе, Казанда кибеткә букча алырга гына кергән Игорь Филатов "Путин Русияне торгызды, илебезнең башкалар арасында дәрәҗәсе артты" ди. Имза җыю турында репортажның икенче өлеше Чаллыдан. Анда Гөлшат Фазлыева 18 ел хакимияттә булган Путинның илне "күпкә яхшырак" тормышка китерәчәген белдерә.

Башкортстанда да ике имза җыю урыныннан репортаж күрсәтелде һәм журналист Путинның "хакимияттә булган чорда нәтиҗәле эш күрсәтүен" билгеләп үтте. ТНВ башка намзәтләр өчен дә имза җыю баруын һичьюгы телгә алып узса, ГТРК хәбәрендә хәтта ансы да булмады.

Түбән Новгород телевидениесендә дә президентның көндәшләре турында берни булмады. Ә Путинны мактаучы очраклы кеше ролен "Молодая гвардия"нең төбәктәге җитәкчесе Иван Калмыков башкарды.

Мәскәүгә 130 чакрым кала көньяк-көнчыгыштагы Луковицки шәһәреннән Елена Забелина репортажында "Голос" Путинны мактауга корылган башка күп кенә тапшырулардагы кебек президент тарафдарлары өчен инструкция бирү билгеләрен күрә.

"Владимир Владимирович Путинга ярдәм итү өчен паспорт һәм үз теләгеңне белдерү генә кирәк", ди Забелина. Пенсионер Алевтина Мосеева исә русиялеләрнең беркем булмаган җирдән "державага әверелү"е турында сөйли.

НТВ, федераль канал буларак, имза җыю барышын ил күләмендә сурәтли. Хабаровски репортажында хәтта балаларның да Путин өчен имза куярга теләве әйтелә. Константин Юров дип кенә аталган бу турыда сөйләүче кеше чынлыкта "Бердәм Русия" фиркасе һәм Хабаровски шәһәр шурасы әгъзасы.

"Россия 1" каналындагы репортажда да Путин вәгъдә иткән нәрсәләрнең тормышка ашуы, Кырым һәм Сүриядәге гамәлләренең мөһим стратегик адымнар булуы, "Путин аркасында гына баш өстендәге күк тыныч" булуы, Путинның әйткән сүзендә торуы турында белдерәләр.

Кырым аннексиясен стратегик уңыш дип бәяләгән Алексей Долгов та төбәктәге хакимият активистларының берсе.

Кавказ һәрвакыттагыча Татарстаннан алда. Чечняда имза җыю барышын "Россия-24" 5 гыйнварда ук күрсәтте. "Заманча, көчле Русияне хакимияттәге дәүләт башлыгыннан башка күз алдына да китереп булмый" диде имза җыюда катнашучылар фикерен белдерүче журналист.

Төньяк Осетия башкаласы Владикавказдан әзерләнгән репортажда күрсәтелгән Сослан Кайтуев имза җыю барышын очраклы рәвештә генә күргәннән соң шунда ук паспорт алып килүен белдерә.

Бу "очраклы кеше"нең дә төбәктә хакимияткә бәйле балалар спорт клубы җитәкчесе, төбәк сәясәтендә актив катнашучыларның берсе булуы телевизор караучыларга әйтелмәде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG