Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министрлыгы каршында татар эстрадасын багучы белгечләр шурасы төзелә


Айрат Сибагатуллин
Айрат Сибагатуллин

Татарстан мәдәният министрлыгы каршында татар эстрадасы белгечләре шурасы оештырылачак. Анда кемнәр керүе әлегә билгесез. Ул эстраданың сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнер дип көтелә.

Дүшәмбе Татарстан мәдәният министрлыгының еллык җыелышында министр Айрат Сибагатуллин татар эстрадасының сыйфатын күтәрү турында сүз кузгатты. Министрны җырчыларның вокал дәрәҗәсе түбән булуы, аранжировкаларның сыйфатсызлыгы, артистларның киемнәре канәгатьләндерми. Сибагатуллин министрлык каршында белгечләр шурасы оештыру турында белдерде. Анда кемнәр керәчәге әлегә билгесез.

"Эшнең мондый формасы шоу-бизнес өлкәсендә коммерцияле оешмаларның, һөнәри иҗтимагый берлекләрнең, дәүләт оешмаларының хезмәттәшлек мисалы булып торыр иде", ди министр.

Татар эстрадасының сыйфатын арттырудан тыш, ул яшь композиторларга ярдәм итү, заманча музыкаль-компьютер технологияләрен үстерү, стратегик продюсерлык мәсьәләләренә дә тукталды.

Министр шулай ук 2018 елда яңа бер җыр бәйгесе үтәчәген дә хәбәр итте. Моңа кадәр аның кирәклеген продюсер Рифат Фәттахов әйткән иде.

2016 елда резидент Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасы турында әйткәне канатлы сүзләр булып таралды. Әлеге белдерүдән соң Татарстанда "Үзгәреш җиле" дип аталган концерт уйлап таптылар.

XS
SM
MD
LG