Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзгәреш җиле-2": "Америка соуслы татар җыры"


Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

1-3 декабрь Казанда "Үзгәреш җиле" эстрада фестиваленең икенчесе узды. Оештыручылар фестивальне аншлаг белән үтте дип ышандырырга тырышса да, үзгәрешнең әле тиз арада булмаячагы күренде.

Фестиваль Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын тәнкыйтьләвеннән соң башланган иде. Президент җырчыларга киемнән башлап, башкару алымына кадәр үзгәрергә кирәк дигән фикерен белдерде ул чакта.

Миңнеханов татар эстрадасын тәнкыйтьли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

"Үзгәреш җиле" эстраданы ни дәрәҗәдә үзгәртте? Аның нәтиҗәләре күренәме? Узган елны катнашкан егермедән артык җырчы яңа стильдәге җырларын файдаланамы? Азатлык әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Беренче фестивальгә тәнкыйть күп булды. Зур акча сарыф ителгән проекттан күбрәкне көттеләр чөнки. Быел оештыручылар барысын да сер итеп сакларга тырышты. Кайбер матбугат чаралары язганча, бюджеты 80 миллион булган проект халык җырларын заманчалаштырганда арттырып ук җибәрмәдеме? Икенче сезон катнашкан Раяз Фасыйхов былтыргы сүзләрдән соң җырларга сакчылрак караш сизелде дигән фикердә:

– Быел "Үзгәреш җиле" бүтәнчәрәк яңгырый. Узган елны тәнкыйть күп булгач, җырлар ул кадәр үк үзгәрмәгән, асылына якын калган. Концертның үзендә дә әллә ни үзгәреш юк, формасы, эчтәлеге шул ук. Элеккеләре янына бүтән җырчылар өстәлгән. Аранжировка мәсьәләсенә килгәндә, аранжировкалар җырчыларга бирелде. Концертымда да "Ашхабад"ны җырладым. Бию әзерләнде, халык бик җылы кабул итте аны.

Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә ханым белән тамаша карый
Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә ханым белән тамаша карый

Депутат-шагыйрь Разил Вәлиев шундый фикердә:

Бу татар җыры концерты түгел, күбрәк кабарены хәтерләтте

– "Үзгәреш җиле"ндә җыр башкару алымын алсак, бу татар җыры концерты түгел, күбрәк кабарены хәтерләтте. Узган гасырның 20нче елларында Америкада шундый концертлар булган һәм мин шуларның берсенә эләккән шикелле булдым. Бу татар җырына Америка соусы кушып тәкъдим иткән шикелле.

Композитор Эльмир Низамов, "Үзгәреш җиле" җырчыларына карап, башкалар да эзләнә, тырышыбрак эшли башлады дип саный. Ни өчен "Үзгәреш җиле" җырлары радио-телевидениедә яңгырамый, нишләп алар хитка әйләнмәде дигән сорауга, композитор аның максаты башкада дип аңлатты:

– Хит чыгарабыз дигән максат куелмаган иде. Алар бары тик татар җыры менә мондый сыйфатта да яңгырый ала дип күрсәттеләр. Заманча формалар, заманча яңгыраш монда. Ә бит "Үзгәреш җиле" үзе генә үзгәрмәде, мин сизеп торам, күпме генә тәнкыйтьләнсә дә, ул башкаларны да уятып җибәрде. Башка коллективлар җырчылар үзләренә үзгәреш кертә башлады. Опера театрындагы концерт кына түгел, ул тенденция, җил... Вакыт аз узды, шуңа зур нәтиҗәләр юк, ләкин бит тамчы тама-тама таш тишә ала.

Тамашачы
Тамашачы

Композитор, баянчы Рамил Курамшин, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова концетта бер джаз стилен генә кулану арыта, безнең үз оркестрларыбызны да файдаланырга кирәк дигән фикерләрен җиткергәннәр иде. Әмма ул фикер исәпкә алынмаган. Бу җәһәттән Азатлык композитор Эльмир Низамовтан Эйленкриг оркестры белән чикләнү концертны ярлыландырмыймы дип сорады. Ул болай дип җавап бирде:

– Джаз оркестрына гына кушылып җырлауга килгәндә, бу барыбер, телибезме-теләмибезне, зывык эшенә барып тоташа. Һәрберебезнең үз карашы, яраткан агымы, жанры бар. Джаз да кемгәдер ошарга, кемгәдер бик ошап бетмәскә мөмкин. Миңа калса, нинди генә юнәлеш алсалар да, ул талантлы башкарылырга тиеш. Дөрес, миңа да кайсы чыгыш бик ошады, кайсын кабул итәсе килмәде. Каршылыклы чыгышлар бар, ул булачак та инде. Бу – бик табигый күренеш.

Шул ук вакытта оркестр белән бөтен җырчы чыгыш ясый алмый. Алинә Шәрипҗанова әнә шул фикердә:

– Оркестр белән җырлау – үзе бер сынау. Аны бөтен кеше дә булдыра алмый. Чөнки бездә профессиональ эстрада түгел, күбрәк үзешчән эстрада. Бу эстрада вәкилләре берүзләре өч сәгатьлек сольный концерт бирә аламы? Бэк вокалсыз, ярдәмчесез. Күбесенең хәлленнән килми бу эш. Башкаручылар бик күп, аралашып яшибез. Ләкин дөреслеккә дә күз йомарга ярамый. Дөрес, һәрвакыт эзләнүдә булган җырчылар бар. Зәйнәп, Зөфәр, Салават, Гүзәл, башкалар... Аларга хөрмәтем зур. Әмма мин профессионал җырчылар турында сөйлим. Профессионаллар фонограмма белән Русия буйлап акча эшләп йөрергә тиеш түгел.

"Бу татар җыры концерты түгел, күбрәк кабарены хәтерләтте"
"Бу татар җыры концерты түгел, күбрәк кабарены хәтерләтте"

Татар кызлары сәхнәгә ярымшәрә чыкты, рус җырчысы – татар милли киеменнән

Узган елны да, быел да Мәскәүдән килгән Румия Ниязовага иң күп тәнкыйть эләккәндер, мөгаен. Аның башкару алымы да, киенү рәвеше дә татар җыры рухын бирә алырлык булмады. Шунысы кызык, оештыручылар барлык җырчыларны диярлек американ стилендә киендергән, нибары “Су буйлап” җырын башкарган, проектта вокал дәресләрен алыр барган Ксения Коробкова гына милли киемнән иде. Татар кызлары сәхнәгә ярымшәрә чыкты, рус җырчысы – татар милли киеменнән. Ләкин кием генә “Су буйлап”ның асылына төшенергә ярдәм итмәде аңа. Хәер, татар телен русларга өйрәнергә авыр диючеләргә бу чыгыш – бер дигән үрнәк. Ксениядә дә, “Ком бураны”н башкарган “Jukebox” триосында да акцент сизелмәде.

Оештыручылар халыкара дәрәҗәгә чыгарга теләпме икән, быел Италия җырчысы Люси Кампетины чакырганнар иде. Ул “Әпипә”не тәрҗемә итеп тә җырлап бирде. Татарстанда мондый алым күптән бар инде. Тәминдарова хоры Яхинны Стинг әсәре белән кушып башкара, мәсәлән. Оештыручылар монда велисипед уйлап чыгармады. Румия Ниязова исә проектта татарча бик яхшы белмәгән җырчылар шактый, диде. Ул алар биредә үз асылларына кайта дип сөйләде:

Бу – үзгәрүдән бигрәк, без менә шулай да яңгырый алабыз дип күрсәтү

– Тәнкыйть кәефне җибәрә, ләкин без бирешмәскә тырышабыз. Чыннан да, яңалык һәрчак кешене куркыткан. Кәрәзле телефоннар килеп чыккач, мәсәлән, без барыбыз да яман чирдән үләрбез дигән курку барлыкка килгән иде. Аңа карап кына дөнья әйләнүдән туктамады, безнең яңалык дигәнебез көнкүрештәге иң кирәкле әйбергә әйләнде. Музыка дөньясында да шул ук хәл. Проект бит татар музыкасын үзгәртергә, яңадан язарга, бозарга җыенмый. Татарлар Татарстанда гына түгел, чит илдә дә күпләп яши. Алар яңа яңгыраш көтә. Күбесе хәтта Казанны хәтерләми дә. Музыка, яңача башкарылыш аша без читтәге яшьләрне (ә алар күбрәк Джастин Бибер җырына күнеккән) татар җырына ияләштерәсебез килә. Бу җырларны берәү дә радио-телевидениедән тәүлек буе әйләндерергә җыенмый. Монда артык бөгеп сындырудан куркырга кирәк. Шуңа күрә бу – үзгәрүдән бигрәк, без менә шулай да яңгырый алабыз дип күрсәтү. Ә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованы без һәрвакыт тыңлый алабыз. Алар – легенда. Мин үзем Казакъстанда туып үстем, хәзер Мәскәүдә яшим. Әти-әниемнең тарихи ватаны Казан һәм алар бирегә кайттылар. Казакъстанда алар татар үзәгенә нигез салучы кешеләр иде. Мин, оят булса да әйтим, читтә туган телемне оныттым, мондый проектлар миндәйләргә туган теленә кайтырга да ярдәм итә.

"Үзгәреш җиле-2": "Татар җырын яңача ишеттерәсе килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Проектның бер ачышы бернинди музыкаль белеме булмаган Лилиана Ирназарова булса, икенчесе Илнар Миранов иде. Илнар татарда эстрада бөтенләй юк, дигән фикердә. Шул ук вакытта ул “Үзгәреш җиле” яңа җырларга мохтаҗ дип саный:

Татарда фольклор бар, эстрада – юк

– “Син мине үлгәнче сагынырсың” (Р. Миңнуллин сүзләре, Р. Әхиярова көе) җырын үзгәртү авыр. Шуңа күрә ничек язылган, аранжировкасын шулай ясадык. Аны болай да саф татарча җыр дип әйтеп булмый, Европа стилендә эшләнгән. Татар халык җырларын бу проектка алмыйм, чөнки үзгәртәсем килми. Яңарак җырларны алып, аларның Европа эстрадасы дәрәҗәсендә икәнлеген күрсәтәсем килә. Бүген рус эстрадасы бар, казакъ эстрадасы югары дәрәҗәдә. Безнең исә, фольклор бар, эстрада юк. Эстрада ул – аерым бер жанр. Аңа аерым бер җырларны үстерергә кирәк дип уйлыйм.

“Үзгәреш җиле” педагогы Венера Ганиева проект – камилләшү юлында дип исәпли. Ул шулай ук җырчыларга аранжировка бирелмәгән дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Кем алмаган, театрда бөтен материал бар, мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде. Азатлыкка баянчы Айдар Гайнуллин, җырчы Илүсә Хуҗина аранжировкалар юк, дигән иде. Илүсә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклекне белмәдем, диде. Венера Ганиева исә тәнкыйть яхшы идеяне туктата алмый дигән фикере белән дә бүлеште:

Яшьләргә элекке җырларыбызны яңа формада, яңгырашта ишеттерәсе килә

– Узган елгы проектны чәйнәп төкермәделәр генә инде. Нинди генә тәнкыйть булса да, аңлаган, битараф булмаган кеше бу проектта үзгәреш сизде. Сәнгатьне бер юлдан гына алга җибәреп булмый. Республикада проектлар күп, әмма “Үзгәреш җиле” берсенә дә комачау итми. Безнең яшьләргә элекке җырларыбызны яңа формада, яңгырашта ишеттерәсе, аларны битарафлыктан уятасы килә. Элеккеге язмалар белән генә кызыксыну уятып булмый бит. Хәзерге буын чит ил музыкасына мөкиббән. Ә безгә мирасны киләчәккә тапшырырга кирәк. Ләкин монда бит әле яшьләр генә түгел, өлкән буын да килә, аларга да ошамый дип әйтеп булмый.

– Халык җырларын заманчалаштыру – зур сәнгатькә туры килерлек җырларга кытлыктан килеп чыгамы?

– Нишләп заманча җырлар булмасын? Без бит гел халык җырларын гына алмадык, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-болгари, Эльмир Низамов кебек композиторлар әсәрләрен дә кулландык. Монда тагын бер проблем ачыкланды, баксаң, ретро җырлар башкарылмый, онытылып беткән икән инде. Аларны яңадан сәхнәгә кайтардык дип әйтергә була. Әйтик, “Ком бураны”, “Алмагачлар”ы... Бер дә татарча белми торган кешеләр дә татар җырын яратып башкарды. Алар белән җәй буе сүзләрне иҗекләп өйрәндек, эше күп булды. Аннан соң алар шулкадәр рәхәтләнеп җырлады.

– Җырчыларга аранжировкалар бирелмәгән дигән хәбәр дөресме?

– Аранжировалар җырчыларга бирелде. Безнең театрда материал бар. Кемнәр алмаган, килеп алырга гына кирәк.

Рөстәм Миңнеханов концерттан соң фикерен белдерә
Рөстәм Миңнеханов концерттан соң фикерен белдерә

Концерттан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та проектка үз бәясен бирде:

– Бәяне күбрәк журналистлар бирә. Мин үзем “Үзгәреш җиле” кирәк дип саныйм. Бик зур эш эшләнгән, бу үзгәрешнең файдасы булыр. Дөрес, тиз генә үзгәртеп булмый. Аны төрле кеше төрлечә кабул итте. Барыбер безгә яңа юллар эзләргә кирәк. Татар халкының, татар җырының мөмкинлекләре зуррак. Аны бөтен дөньяга күрсәтә белергә кирәк. Миңа бөтен чыгыш та ошады, аларны аерып күрсәтергә ярамый, үпкәләмәсеннәр.

“Үзгәреш җиле” эстраданы үзгәртә алдымы? Белгечләр арасында үзгәртер диючеләр дә, файдасы аз диючеләр дә бар. Җырчы Ренат Ибраһимов мәсәлән, берничә көн алдан проектны тактик алым, безгә стратегия кирәк дип белдергән иде. Шул ук вакытта файдалы тәкъдимнәрен җиткерүчеләр дә булды. “Голос. Балалар” проектында җиңгән Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов мәсәлән, Татарстан фестивальдән бигрәк, яхшы тавыш яздыру студиясенә мохтаҗ дип саный:

Татарстан фестивальдән бигрәк, яхшы тавыш яздыру студиясенә мохтаҗ

– Сәйдә Мәскәүдән җиңеп кайткач, безне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин кабул итте. Анда нинди теләкләрегез бар дигән сорау да яңгырады. Мин, Европа стандартларыннан ким булмаган яхшы сыйфатлы тавыш яздыру студиясе булса иде, дидем. Миңа бу – кыйммәт тора һәм сезгә иртәрәк, диделәр. Бер ел үтмәде, “Үзгәреш җиле” фестивале үткәрелде. Үткәрелсен, яхшы фикер. Ләкин безгә, казакълар тәрҗибәсеннән чыгып, үзебезнең яшьләрне Европа илләренә музыка, тавыш режиссурасына укытырга җибәрергә һәм гомум кулланышта булган яхшы тавыш яздыру студиясе булдырырга кирәк. Менә ул чакта чын мәгънәсендә үзгәреш булыр иде.

Оештыручылар “Үзгәреш җиле” аншлаг белән үтте дип ышандырырга тырышты. Кассада билет юк дигән сүзнең дөреслеккә туры килмәве исә беренче көнне үк ачыкланды. Социаль челтәрләрдә бушлай билет тәкъдим итүчеләр булды. Концертка исә бушлай булудан файдаланып, күбрәк өлкән буын килгән иде. Алар беренче тәнәфестән соң китү ягын карады. Өлкән буын үзләре европача, сүзләре татарча булган чыгышларны бик үк аңлап бетермәде ахры.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG