Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:03

4 декабрь Мәскәүнең Кремль сараенда елның зур вакыйгасы - бюджеты 70 миллион сумлык булган "Үзгәреш җиле" тамашасы үтте. Тамашаның продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов "Без татар җырын яңа этапка күтәрдек" дисә дә, тамашачыларның күпчелеге "Бу җырларда моң калмаган, бу татар җырына һөҗүм" дигән тәнкыйтьле фикерләр әйтте.

Мәскәү татар тамашачысы өчен Кремль сарае инде ияләнгән урын, яңа мәйдан түгел. Ләкин тамаша залы тулы түгел иде. Концерт башлангач та балкон, амфитеатрдагы берән-сәрән тамашачылар партерга төшеп утырса да, зал соңгы рәтләргә кадәр тулмады. Оештыручылар бу хәлне шул ук көнне Мәскәүдә тагы бер концерт – Филүс Кагиров концерты булуы белән аңлаттылар. Тамашачыларыбызның күбесе шунда китте, диделәр алар. Әйтүләргә караганда, Кремль сарае кебек бик зур залда булмаса да, Филүс Кагиров концертында халык тулы булган.

Әлбәттә, “Үзгәреш җиле” програмын да көтеп алучылар аз түгел иде. Беренче бүлек тәмамланганнан соң без тамашачылардан концерт хакында фикерләре белән уртаклашуын сорарга булдык. Ләкин аларга җиткәнче шушы тамашаны ясаучы – Казанның Муса Җәлил исемендәге опера балет театры мөдире, "Үзгәреш җиле" продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗановка юлыктык. Ул Азатлыкка шуларны сөйләде:

– Без үзебезнең эшне эшләдек. Кайберәүләргә бу ошамый, чөнки аларны читкәрәк җибәрдек. Без татар җырын яңа этапка күтәрдек. Менә шулай эшләгәндә безнең җырлар Европага да ошаячак. Яңача аранжировка, оркестр белән эшләдек. Технологияләр үсә, мөмкинлекләр арта, ә татар җыры һаман бер урында таптана. Бу концертта 40-50ләп музыкант кына утыра. Алар - безнең үзәк.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов

Без инде соңга калганбыз, моны күптән эшләргә кирәк иде. Без бу җырларга яңа яңгыраш бирүне белеп, аңлап, махсус шулай эшләдек. Чөнки хәзерге заманча яңа җырларда пентатоника бетте. Урыс җырымы ул, татар җырымы аерып та булмый. Ә без җырның характерын калдырдык, нигезенә тимәдек, аңа бары тик заманча яңгырау эшләдек.

Рәүфәл Мөхәммәтҗановның урынбасары Юрий Ларионов та Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Безнең халык примитив тыңларга ияләнгән. Музыка белем белән бирелергә тиеш

– Мин елап карап утырдым. Безнекеләр ияләнгән иде: сәхнәдә койма да ике көнбагыш, ике баян уртасына баскан җырчы. Хәзер башкача булачак. Безнең халык примитив тыңларга ияләнгән. Музыка ул белем белән бирелергә тиеш. Без наданлыктан интегәбез.

Ә менә тамашачыларның фикере – алары инде төрлечә. Кемгәдер бик ошый. Ләкин күбесе бу тамашаны тәнкыйтькә тотты.

Ренат Ибраһимов хатыны белән
Ренат Ибраһимов хатыны белән

Танылган җырчылардан тамаша залында Ренат Ибраһимов та бар иде. “Бу җырлар миңа ошый. Тик оркестрның тавышы бик каты, җырчыларны күмеп китә. Тавышны дөрес куймаганнар. Тамаша залы зур – мин беренче рәттә утырсам да, җырчыларның йөзен күрә алмыйм, бер яктан декорация капласа, икенче яктан экраннар да юк. Мондый зур сәхнәгә җырчыларның йөзен күрсәткән экран кирәк иде", дип бары тик тамашаның техник ягын гына тәнкыйтьләп алды.

Гади тамашачыларга килгәндә, Азатлык хәбәрчесе “Искиткеч, бу тамаша бик ошый!” дигән сүзләрне бары тик бер генә кешедән – татарча бик белмәгән Мәскәү кызыннан гына ишетте. Тамаша залында шулай ук Мәскәүдә хәрби хезмәтләрен үтүче Башкортстан, Татарстаннан килгән хәрбиләр дә бар иде. Тамаша залы тулмый башласа, аларны чакыру бездә инде гадәткә кергән нәрсә. Егетләрдән дә фикерләрен сораганга, алар: "Безгә әйтергә ярамый шул, ә болай концерт ошый", дип кыскача гына җавап бирделәр.

Моңы калмагач, нинди татар җыры була инде ул?

Тамаша залында шулай ук танылган җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Миначев та бар иде. Мөхәммәт әфәнде: “Үзгәрергә кирәк әлбәттә, ләкин бу кадәр үзгәреп булмый бит инде! Гомумән, безнең халыкка карата һөҗүм бара. Хәзер инде нигезебезне – җырларыбызны җимерергә тотынганнар. Нигез җимерелсә нәрсә кала? Татар җимерелә дигән сүз. Без бит бу сәхнәгә чыккан җырчыларны беләбез. Аларның ничек җырлаганнарын да беләбез. Ләкин алар җырлаган моңлы татар җырларының моңы калмаган бит. Шулхәтле акыралар, әйтерсең, марҗа җырлыймыни? Безнең татар җырлары болай башкарылырга тиеш түгел! Мин җырларны танымадым, шулхәтле үзгәртеп бетергәннәр. Моңы калмагач, нинди татар җыры була инде ул?” диде.

Роберт һәм Венера Нигъмәтуллиннар
Роберт һәм Венера Нигъмәтуллиннар

Академик Роберт Нигъмәтуллин да, профессор Дания Кәримова да мондый җырларны кабул итә алмауларын әйттеләр: ”Җырларның бер моңы калмаган. Татар җырын мыскыл иткән кебек”, диделәр алар.

Хәйдәр Бигичевның туганы Наил Бигичев бу тамаша хакында: “Бу җырларны шундый бозганнар, күңелем кабул итә алмый. Күңелгә үтеп керми бу башкарулар. Менә “Картуф” дигән мишәр җырын гына алыйк. “Картуф”тан бернәрсә дә калмаган монда. Ничек шулай эшләргә була инде? Әле “Картуф”ны әйтмим, ул әле сәхнә җыры да түгел, табын җыры. Ә калган җырлар? Иң моңлы, иң матур татар җырларын алганнар да, бозып бетергәннәр”, диде.

Наил Бигичев хатыны белән
Наил Бигичев хатыны белән

Журналист Әхмәт Галимов: “Әлбәттә татар яшьләрен җәлеп итүдә, заманча дип аңлар өчен мондый эшкәртелгән татар җырлары да кирәктер. Ләкин аранжировкалар белән моң беткән. Моңсыз нинди татар җыры була инде?” диде.

Икенче бер тамашачы – Суфия ханым, кайчандыр фин татары Дәниз Бәдретдиннең татар җырларын яңа эшкәртүдә башкарганын ишеткән булуын, шундый яңача, матур башкаруын искә алды һәм аның җырлары ошаган иде, диде.

Тамаша залы
Тамаша залы

Тагын бер тамашачы – Алия исемле ханым, артистларның өсләрендәге киемнәрендә бернинди татар элементы булмауга игътибар иткән. Шулай ук җырчылар янындагы бию төркеменең профессиональ дәрәҗәдә булмавын, аларның җырларда урынлы-урынсыз биюләрен ошатмавын әйтте.

"Бу инде татар җыры түгел, бу ниндидер кабарега охшап калган. Халык җырларыннан академик аһәңле җырлар ясаганнар. Мелизм юкка чыккан. Бу проектны татар җырын белмәгән, белмәгән генә түгел, татар җырын яратмаган кешеләр эшләгән. Шундый талантлы җырчылар чыгыш ясады, ләкин үзгәреп беткән җырлар белән алар үз тавышларын да ишеттерә алмадылар. Бары тик бер генә җырчы бу хәлдән чыга алды – ул да булса “Гөлҗамалны” җырлаган Алинә Шәрипҗанова. Анда да оркестр гел кирәк түгел иде. Бу җыр бит гомер-гомергә акапелла, музыка коралларыннан башка гына җырлана торган торган җыр бит", диде ул.

Проектның музыка җитәкчесе Вадим Эйленкригка татар музыкасын, халык музыкасын аңлау әлбәттә җиңел түгелдер. Аңа татар музыкасы да бик кирәкле нәрсә микән әле. Бу хакта тамашачыларның фикерләренә дә колак салмый мөмкин түгел.

Тамашачылар шулай ук бу фестиваль алга таба да дәвам итсә, бу инде татар җырларын гомумән гамәлдән чыгарырга маташу булачак дип әйттеләр. Ничә еллар инде “Татар моңы” конкурс-фестивальләре уза. Алар узалар, җырлыйлар да шуның белән бетә дә. Әгәр дә татар җырын күтәрергә, татар моңын сакларга теләсәләр, шул фестивальләрне дә ташламаска кирәк, аларга аерым игътибар булырга тиешле диделәр Мәскәү тамашачылары.

Равил Шәрәфиев һәм Марина Ясельская
Равил Шәрәфиев һәм Марина Ясельская

Тамашаны рус һәм татар телләрендә Равил Шәрәфиев белән Марина Ясельская алып барды. 78 яшьлек Камал театры артисты Равил Шәрәфиевның үзенә генә хас булганча шаярту репликаларын халык кул чабып каршы алды. Мәсәлән, "Сарман" җырын игълан иткән вакытта Равил Шәрәфиев Сарман сүзенең кайдан килеп чыкканын сөйләде. Бер француз бу төбәккә килеп, табигать матурлыкларын күреп шаккаткан да: “Шармааан” дип әйткән. "Шуннан инде бу якларны Сарман дип атый башлаганнар", диде ул.

"Үзгәреш җиле" дә Мәскәүләргә кагылып узып китте. Кыйбатлы билетлар алсалар да, концертны яртысыннан ташлап китүчеләр дә булды. Алга таба бу җил тагы нинди үзгәрешләр ясар һәм мәскәүләр бу үзгәрешләрне кабул итәрме, анысын инде киләчәк күрсәтер.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG