Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзгәреш җиле–1": "Җилгә очкан акчалар концерты"


Казанда "Үзгәреш җиле" җыр фестивале үтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:22 0:00

Казанда "Үзгәреш җиле" җыр фестивале үтә

5-6 ноябрь Казанның Җәлил театрында беренче “Үзгәреш җиле” татар җыр фестивале үтте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән үткән бу фестиваль турында фикерләр төрле булды. Кайберәүләр аны җилгә очкан акчалар концерты дип атады.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән “Үзгәреш җиле” ачылышына бәйсез журналистлар теркәү үтеп керә алмады. Татарстан президенты аппараты рөхсәт иткән матбугат чаралары гына кертелде. Алар күбесе дәүләтнеке булды. Башка журналистлар йә билет алып керде (анысы да беткән иде, театр ишек төбендә артык билет сатучыдан алдык), йә икенче көн тамашасына калды. Билет бәясе 300-1650 сум иде.

Концерт башланырга 40 минут кала опера бинасының ишек төбенең эчке ягы халык белән тулы иде. Полиция, сакчылар җитди тикшерү үткәреп кертте. Сәбәбе – “Үзгәреш җиле”нең төп химаячесе Татарстан президенты концерт карарга килгән. Үзе генә түгел, бөтен республика җитәкчелеген иярткән диярсең. Яңа фестивальнең дистәләгән башкаручыларының үзләре зурлыгында фото-язулары куелган фойеда халык арасында дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Дума депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татар конгерессы рәисе Ринат Закиров, депутат, шагыйрь Разил Вәлиев һәм башка түрәләр, рәсми матбугат баш мөхәррирләре йөри иде. Рөстәм Миңнеханов опера һәм балет театры директоры, проектның баш продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән концертта катнашачак җырчыларның фотоларын карап фойеда бераз йөргәннән соң концерт буласы залга, икенче каттагы VIP урынга үтте.

Сулдан: Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев, Илсур Метшин, Айрат Сибагатуллин
Сулдан: Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев, Илсур Метшин, Айрат Сибагатуллин

Татар җыр-моңнарына яңа яңгыраш бирергә тиешле фестивальне Камал театры артисты Равил Шәрәфиев, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале лауреаты Марина Ясельская алып барды. Исәнләшү татарча-русча булса, аннан соң алар кулларына кәгазь тотып фестивальдә катнашучыларны татарча тәкъдим итеп тордылар. Башында каушаулары сизелде, ахырга таба Равил Шәрәфиев үзе дә бераз җырлагандай булып кыланып алды. Әмма бу кичтә ул көлкеле образда түгел, ә җитди алып баручы ролендә иде.

"Үзгәреш”нең сәхнәсе таҗлы чәчәкне хәтерләтте. Җырчылар аның уртасына чыгып җырлаганда таҗлар ачылды-ябылды, әйләнеп тә алды. Кайвакыт арттагы экранда җырларга туры килгән сурәтләр күрсәтелде.

"Үзгәреш җиле" сәхнәсе
"Үзгәреш җиле" сәхнәсе

Програмда дистәләгән җырчы 29 чыгыш ясады, аларның кайберләре ике тапкыр чыгып җыр башкарды. Халыкара конкурслар лауреатлары Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Лилиана Газизова, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, эстрада концертларында күренүче Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Илвина Миңнегалиева, Зәринә Хәсәншина, Раяз Фасыйховлар җырлады. Шул ук Раязның “Ашхабад” татар халык җырын башкаруыннан соң кырыйда утыручы татар апалары, “Бу җырны да бозганнар икән инде, үзебезчә генә башкарып булмыймы икән, нигә шулкадәр акырып-бакырып башкарырга”, дип үзара сөйләшеп алды.

Раяз Фасыйхов
Раяз Фасыйхов

Ә менә түрәләр һәр чыгыш ясаучыны диярлек игътибарлап тыңлап утырды, үзләренчә бәя бирде, үзара сөйләшеп алулары күренде. Кемгәдер күбрәк, кемгәдер азрак кул чаптылар. Иң күп алкышлар алучылардан “Гөлҗамал”ны башкарган Алинә Шәрипҗанова булды. Җырчы Илгиз Шәйхразиев белән рэп укучы Җәгъфәр дә Татарстан җитәкчелегенең игътибарын җәлеп итә алды. Концертта күбрәк 70нче елларда язылган халыкка таныш әсәрләр, караоке итеп җырланучы татар халык җырлары яңгырады. Чарада “Тавыш” (“Голос”) проекты аша танылган Румия Ниязова, Язилә Мөхәммәтова да җырлады. Оркестрдан тыш музыкантлардан Айдар Гайнуллин баянда, быргыда Вадим Эйленкриг “Әдрән диңгез” әсәрен уйнады.

"Үзгәреш җиле" тамашачысы: "Җилгә очкан акчалар концерты. Яңалык юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

“Аксу” студиясе башлыгы, автор-башкаручы Рөстәм Сәрвәров “Үзгәреш”нең беренче көнендә үк "бу җилгә очкан акчалар концерты" дип белдерде.

“Моның кадәр акчага (фестиваль бюджетын якынча 70 миллион сум диләр - ред.) яхшырак та эшләп була иде. Мин монда үзгәреш күрмәдем. Башкаручыларның күбесенең тавышы җитми, фальш күп. Җилгә очкан акчалар концерты булды бу. Иң яхшысы - талантлы башкаручыларны сайлап алып чит илгә укытырга җибәрергә кирәк”, диде Рөстәм Сәрвәров.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

Татарстан парламенты депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев тә “Үзгәреш җилен” ике куллап мактарга ашыкмады һәм дипломат буларак сүкмәде дә.

“Алинә Шәрипҗанова башкаруында “Гөлҗамал” ошады, “Әдрән диңгез”не уйнаулары ошады. Чөнки аларда татар моңы сакланган иде. Калганнарда артистларның үзләрен күрсәтүгә корылган дигән хис калды. Алга китеш бар. Татар моңын саклап иҗат итүләрен дәвам итсәләр, мин аларга рәхмәт кенә әйтәчәкмен”, диде Разил Вәлиев.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

“Үзгәреш җиле” ачылуга интернетта фикерләшүләр башланды, без күргән кешеләр фестивальдә яңалык булмауны,татар моңы югалуына борчылып язды.

“Татарның "т" хәрефе дә калмады кичә. Әлбәттә оркестр, музыка, сәхнә бизәлеше, кайбер җырчыларның зәвык белән башкарулары үзенең ролен уйнады, һичшиксез. Ләкин киемнәрдә бернинди үзебезнең милли бизәкләр күренмәде, репертуар күптән бөтен фестивальләрдә тапталган, яңгыраган җырлар, бездә бүтән борынгы, халык, ретро җырлар юкмы әллә? Бик күп аранжировкаларда хәтта яһүд музыкасы урын алды, кайбер җырчылар нәрсә турында җырлаганын да аңламаган бугай”, дип язды Фейсбукта җырчы Айгөл Бариева.

XS
SM
MD
LG