Accessibility links

Кайнар хәбәр

Семей хакимияте Татар сәнгать мәктәбен башка мәктәпкә кушмаска вәгъдә итә


Татар сәнгате мәктәбе балалары чыгыш ясый
Татар сәнгате мәктәбе балалары чыгыш ясый

Казакъстанның Семей шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге аларны оптимальләштерү сылтавы белән башка сәнгать мәктәбенә кушарлар һәм татарлык юкка чыгар дип борчыла. Шәһәр хакимияте вәкиле Азатлыкка Татар сәнгать мәктәбе башка мәктәпләргә кушылмаячак дип ышандырды.

Казакъстанның Семей шәһәренең Татар сәнгать мәктәбе мөдире Габдулхак Ахунҗанов оптимизация шаукымы татар дөньясындагы билгеле, төбәктәге абруйлы мәктәпкә дә кагылырга мөмкин дип борчыла. Аның фикеренчә, берничә сәнгать мәктәбе кушылган очракта татар сүзеннән колак кагылачак, татарлык эреп юкка чыгачак.

Габдулхак Ахунҗанов
Габдулхак Ахунҗанов

"Безнең мәктәпнең 25 еллык тарихы бар. Күптәннән эзлекле рәвештә эшлибез. Аның үз тарихы бар. Безнең мәктәптән үсеп чыккан талантларыбыз күп, алар белән горурланабыз. Мәктәп иске, әмма шәһәр өчен тарихи бинада урнашкан. Аны татар сәүдәгәре салган. Без гомер-гомергә шунда эшләдек.

Бу безнең өчен кысан бина, чөнки бездә берьюлы 200 бала белем ала. Укырга теләүчеләр күп, барысын да сыйдыру авыр, әмма укырга киләм диючеләрне кабул итәбез, белем бирәбез. Балалар матур, шартлары булган яңа, заманча бинада белем алсыннар дигән теләк белән инде 11 ел хакимият юлын таптыйм. Безнең татар сәнгать мәктәбенә аерым бина сорадым. Акимнәр тыңлый, ризалаша, әмма түрә алмашына да безнең мәсьәлә читкә этәрелә килде.

Татар сәнгать мәктәбе урнашкан бина
Татар сәнгать мәктәбе урнашкан бина

​Ә хәзер өч сәнгать мәктәбен, аның берсе – без, икенчесе – Семей шәһәренең татар үзәге рәисе Камилә Исмаилова җитәкләгән Балет мәктәбе, өченчесе – шәһәрнең Сәнгать мәктәбен берләштерү карары бар дигәнне җиткерделәр. Аерым бина төзеләчәк, өч мәктәп бер түбә астына кертәләчәк. Бу очракта уникаль татар мәктәбе юкка чыгарга мөмкин., ягъни исеме калмый. Аның исеме булмый икән, җисеменә дә тәэсир итми калмаячак. Без генә түгел, балет мәктәбе дә берләштерелүгә шат түгелдер дип чамалыйм. Моны дөрес аңларга кирәк: һәр кеше үзенчәлеген саклап калырга тырыша.

Безнең мәктәп шәһәрнең мәгариф идарәсенә карый. Эш планнары расланган. Уңышлы эшлибез. Фортепиано, баян, скрипка, флейта, гитара, домбра белгечләрен әзерлибез. Көчле хор коллективы бар, вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать, татар теле һәм мәдәнияте дәресләре дә укытыла. Укытучылар составы да сокланырлык, озак еллар буе эшләгән укытучылар белән мактана алабыз. Укытучылар, укучылар да төрле милләт кешеләреннән тора. Барысы да татар сәнгате дөньясында яши.

Балалар татар халык көйләрен, классик композиторлар әсәрләрен өйрәнә

Чыннан да милли сәнгатькә басым ясала, укыту программы татарлыкка нигезләнгән. Татар классик композиторларының әсәрләрен өйрәнәбез. Һәр елны бездә тәрбияләнгән укучылар көче белән татар музыкасы фестивале уза. Балалар татар халык көйләрен, татар классик композиторлар әсәрләрен өйрәнәләр, аннары сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Зурлап "Иртыш моңнары" фестивале уза, анда безнең мәктәп укучылары остазлары белән бергә чыгыш ясый.

Безнең мәктәптә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев кунакта булды, эшчәнлегебезне югары бәяләде. Рөстәм Миңнехановны да көттек, әмма аның юлы әлегә безгә төшмәде. Семей шәһәре, өлкә түрәләре дә безне яхшы белә.

Семейда үзебезне үги хәлендә дип әйтә алмыйбыз, әмма оптимизация, акчаны экономияләү безгә дә кагыла. Икътисади вазгыять кайда да авыр. Мин түрәләрне ул яктан аңлыйм, әмма бу – иң җиңел карар. Бу мәсьәлә болай хәл ителгән очракта без татарлыкны югалтырбыз дигән борчылу бар. Татар сәнгать мәктәбе – Казакъстанның аерым бер тарихы һәм моны үстерергә кирәк.

Безгә әлегә кайда күчәчәгебез, нинди бинада урнашачакбыз, эш ни рәвешле куелачак – берсе дә билгеле түгел, әлегә хәл ителмәгән. Яңа бинаның төзелеш проектын да күрмәдек. Проблем юк бит, әлегә буш сүз, ник тавыш куптарасыз дисәләр дә, борчылабыз. Моңа кадәр берничә сәнгать, музыка мәктәпләре берләштерелде инде. Шуңа күрә безгә дә аның шаукымы тимәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шуңа без алдан хәстәрен күрергә тырышабыз”, дип сөйләде Габдулхак Ахунҗанов Азатлыкка.

Казакъстанның Семей шәһәрендә "Иртеш моңнары" фестивален йомгаклау тантанасы. 2017 ел
Казакъстанның Семей шәһәрендә "Иртеш моңнары" фестивален йомгаклау тантанасы. 2017 ел

Габделхак әфәнденең татар сәнгать мәктәбен саклап калуда Татарстанга да өмете зур. Татар мәсьәләсен хәл итүдә республика читтә калмас дип ышана ул. 1998 елда Миңтимер Шәймиев Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка мөрәҗәгать итеп Татар сәнгать мәктәбенә рәсми рәвештә юридик статус бирү хакында хат юллаган. Бер хат белән мәсьәлә хәл ителгән. Бу юлы Габдулхак әфәнде мәктәп мәшәкате белән янә Казанга килгән. Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров белән очрашкан. Әлегә Закиров өлкә хакименә хат язарга, барысын да аңлатырга киңәш иткән.

"Өч мәктәп өчен аерым бина төзеләчәк"

Семей шәһәре башлыгының (акимы) социаль мәсьәләләрдә урынбасары Надежда Шарова Азатлык радиосына Татар сәнгать мәктәбе башка бер мәктәпкә дә кушылмаячак дип белдерде. Шарова сүзләренчә, Татар сәнгать мәктәбе, Балет мәктәбе һәм шәһәрнең Сәнгать мәктәбе өчен аерым бер бина төзеләчәк.

Надежда Шарова
Надежда Шарова

"Бүген Татар сәнгать мәктәбен, Балет мәктәбен кушу һәм ниндидер үзгәрешләр ясау каралмый. Яңа бина төзеләчәк һәм анда Татар сәнгать мәктәбе, Балет мәктәбе һәм Сәнгать мәктәпләре урнашачак. Без Балет мәктәбе, Татар сәнгать мәктәбе һәм Сәнгать мәктәбе мөдирләрен; шәһәрнең мәгариф, архитектура һәм төзелеш бүлекләре җитәкчеләрен чакырдык. Алар безгә үзләренең мәктәпләренә нинди шартлар тудыру кирәклеге турында белдерде. Аңлашыла, Балет мәктәбе өчен заллар, душ, киенү-чишенү бүлмәләре кирәк. Габделхак әфәнде җитәкләгән Татар сәнгать мәктәбе өчен тавыш таралмаган кечкенә бүлмәләр, зур бер концерт залы кирәк һәм башкалар.

Семей шәһәре хакимиятенең төзелеш бүлегенә "Сәнгать үзәге" бинасын төзү өчен проект һәм смета документациясен әзерләүгә акча салынган. Мин ассызыклап әйтәм, "Сәнгать үзәге" – әлегә тәгаенләнгән атама түгел, ә яңа бинаның эш атамасы гына. Без быел проектлау документларын эшләп бетерербез һәм дәүләт экспертизасы үткәрербез дип уйлыйбыз. Аның нәтиҗәсендә 2019 елда төзелеш эшенә керешеп булачак.

Бу бина өчен җир кишәрлеге Карагайлы бистәсендә бүленгән. Анда Назарбаев исемендәге интеллектуаль мәктәп урнашкан, шулай ук берничә йорт төзелә, "Абай-Арена" мәдәни-спорт комплексы салына башлады", диде Азатлыкка Шарова.

Семей шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Уразбекова да Азатлыкка Татар сәнгать мәктәбен башка мәктәпләр белән берләштерү ихтималын кире какты.

XS
SM
MD
LG