Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәдәниятен "аульская культура" дип атаган КФУ доценты гафу үтенде


Казан федераль университеты

КФУда лекция вакытында татар телен "аульская культура" теле дип атаган доцент Александр Остроумов гафу үтенде. Бу хакта университеттан Азатлыкка килгән җавап хатында әйтелә.

КФУда татар мәдәниятен "аульская культура" дип атау белән бәйле җәнҗалга карата университетның матбугат үзәгеннән Азатлыкка аңлатма килде. Хатта язылганча, 23 гыйнварда әлеге хәлгә КФУның Журналистика һәм киңкүләм коммуникацияләр югары мәктәбендә ашыгыч сөйләшү уздырылган. Анда югары мәктәпнең җитәкчесе Леонид Толчинский, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр кафедрасы мөдире Галина Морозова, кафедраның доценты, "аульская культура" сүзләренең авторы Александр Остроумов һәм студент Альбина Бәширова катнашкан.

Александр Остроумов
Александр Остроумов

Остроумов үз фикеренең килешле булмавын таный, контексттан алынган фикерләрне дөрес аңламауларына үкенеч белдергән. Ул шулай ук Альбина Бәшировадан һәм әлеге мәсьәләгә битараф булмаган башка кешеләрдән гафу үтенгән.

Журналистика югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский милли, дини хисләргә тиюче фикерләр яңгырамаска тиеш дигән. "Беркем дә, бернинди формада да милләткә, телгә, дингә кагылышлы четерекле темаларга аңлашылмаучанлык тудыручы фикерләрне хупламады һәм хупламаячак. Мин дә, хезмәттәшләр дә мондый фактларга түзеп тормыйбыз, хәтта кабул итмәү хисе генә түгел, җирәнү хисе дә тоябыз", дип китерелә хатта Толчинскийның сүзләре.

Студент Альбина Бәширова Остроумов белән сөйләшүдә үзенең артык эмоциональ булуын, моның милли телләр һәм мәдәниятләрнең роле тирәсендә килеп туган фикер алышулар фонындагы киеренкелек белән бәйле булуын белдергән. Бәширова Остроумовның гафу үтенүләрен кабул иткән диелә.

Журналистика һәм киңкүләм коммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчелеге бөтен хезмәткәрләрне милли һәм мәдәни тормыш аспектлары турында фикер йөрткәндә җаваплырак булырга чакырды, дип язылган хатта.

22 гыйнвар КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм киңкүләм коммуникацияләр институтында читтән торып укучы Албина Бәширова укытучысы Александр Остроумов татар телен "аульская культура" теле дип атап аның кирәксезлеген әйтүе турында Facebookта пост урнаштырган иде. Әлеге темага карата фикер алышулар башланды. Азатлык КФУның матбугат хезмәте белән бәйләнешләр бүлегеннән укытучыларның татарлар турында шундый сүзләр әйтүенә аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG