Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ доценты татар мәдәниятен "аульская культура" дип атаган


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм киңкүләм коммуникацияләр институтында читтән торып укучы Албина Бәширова белдерүенчә, аның укытучысы Александр Остроумов татар телен "аульская культура" теле дип атап аның кирәксезлеген әйткән.

Албина Бәширова Facebook-та шундый пост урнаштырды: "Укыйбыз. Дүртенче курс. Бу абзый Социаль дәүләт нигезләрен укыта. Остроумов Александр Иванович. Татар теле турында: …"Бу "аульская культура" телен өйрәнү нигә кирәк ул? "Фәттахов - аңгыра, әллә ни тели башлады…"

Facebookта шунда ук бу турыда җанлы фикер алышу купты. Дәрестән соң Бәширова Остроумовның татарлар турында әйткән сүзләренә рәнҗүен белдереп аннан аңлатма сораган һәм аны кесә телефонына яздырып та алган.

Александр Остроумов: "Татар мәдәнияте - аульская культура"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00
йөкләү

Остроумов анда татарлар турында мондый сүзләр әйтә: "Ул чыннан да аульская. Берни эшләп булмый, авылныкы. Шәһәр булмаган бит, аңлыйсызмы? Монда төзелгән шәһәр күбрәк Европа мәдәниятенә йөз тоткан. Монда […] бистә, яки башка шундый бер нәрсә генә булган. Аңлыйсызмы? Мәдәниятләре күбрәк авылныкы булган".

Студентның татар телендә бик яхшы сөйләшүче шәһәр зыялылары да булуы, аларның татар телендә күп кенә фәнни хезмәтләр язганлыгы турында әйтеп татарларны "авыл мәдәнияте"нә кайтарып калдыруга каршы сүзләреннән соң укытучы әңгәмәне ташлап китеп бара.

КФУның сайтындагы мәгълүматка караганда, Александр Остроумов - Фәлсәфи фәннәр кандидаты, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр һәм гамәли политология кафедрасы доценты.

Азатлык КФУның матбугат белән бәйләнешләр бүлегеннән укытучыларның татарлар турында шундый сүзләр әйтүенә аңлатма сорап мөрәҗәгать итте. Әмма шунда ук җавап алып булмады, рәсми мөрәҗәгать җибәрергә куштылар.

Татарстандагы "Урыс мәдәнияте үзәге" җитәкчесе Михаил Щеглов Азатлыкка "Мин Фәттаховны да акыллы дип әйтмәс идем. Ә Остроумов хәзер генә кыюланып китте. Бер ел элек ул мондый сүзләр әйткәнче, йөз тапкыр астына җибәргән булыр иде", диде һәм бигрәк тә югары уку йортлары укытучыларын сүзләрен үлчәп әйтергә чакырды.

Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Щеглов "Һәрбер кешенең күңелендә чит-ят нәрсәләргә каршылык бар. Әмма әдәпле кешеләр аны ачыктан-ачык белдерми", дип Остроумовның сүзләрен хөкем итте һәм Бәшированың гамәлләрен хуплады.

"Урыс мәдәнияте үзәге"нең мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуга каршы көрәше җәмгыятьтә татар мәдәниятенә, теленә каршы нәфрәт тудыруга өлеш кертмәдеме?", дигән сорауны җаваплап Щеглов: "Безнең эшчәнлек берничек тә урысларның һәм татарларның бүленүенә, каршылыкка, киеренкелеккә китермәде", диде.

XS
SM
MD
LG