"Америка матбугат чаралары президент сайлауны бойкотларга чакыра. Бу Конституцияне бозу. Гомумдәүләт сайлауларына ачык рәвештә бойкот белдеререргә чакыру - сайтларны томалау өчен нигез була ала. Җавап чаралары күрер өчен безнең юридик нигезләр бар", дигән "Известия"гә Федерация шурасындагы дәүләт суверенитетын яклау һәм эчке эшләргә тыкшынуга каршы тору комиссиясе рәисе Андрей Климов.
Аның cүзләренчә, кайбер чит ил матбугат чараларының эшчәнлеге Русиядә җәмәгатьчелек фикере, шул исәптән сайлаучылар фикере белән манипуляция ясауга кайтып кала.
5 декабрь Русиянең юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 25 ноябрьдә имзаланган иде.
Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.
"Ят агентлар" турындагы канунның кулланылу тәртибе әлегә кадәр аңлатылмый.