Accessibility links

Мәгариф министрлыгы татар теленнән яңа дәреслекләр булдырачак һәм милли пединститут концепциясен төзиячәк


Татарстан мәгариф һәм министрлыгы 2018 ел дәвамында татар теленнән яңа буын дәреслекләр әзерләячәк һәм милли педагогия институтын тергезү концепциясен булдырачак.

Бу хакта Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Шурасына юлламасында телгә алынган эшләрне башкару өчен төзелгән Татарстан хөкүмәтенең комплекслы планында язылган.

Моннан тыш, министрлыкка татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик сертификация уздыру, "Иң яхшы татар теле укытучысы" бәйгесе үткәрү, мәгариф үсеше институты белән берлектә татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең юл харитасын булдыру да кушылган.

Милли педагогика институты концепциясен министрлык Татарстан фәннәр академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты белән бергә эшләячәк диелә.

Планда Лев Толстой елы кысаларында урыс телен яклауга кагылышлы чаралар да планлаштырыла. Урыс теле дәресләре сәгатьләрен Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән күләмгә җиткерергә дигән өлеш тә бар. Ул беренче кварталга билгеләнгән.

21 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына һәм республика халкына еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясаган иде. Ул анда милли институт булдыру мәсьәләсен күтәрде. Тел, әдәбият, мәдәният турында күп сөйләмәсә дә, татар телен дәүләт теле буларак мәктәпләрдә калдыру турында әйткән иде.

XS
SM
MD
LG