Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Миловский парк"тан фатир алам дип алданучылар Путин юлында пикетларга чыкты


Уфада пикетка чыгучыларның берсе
Уфада пикетка чыгучыларның берсе

Уфаның "Миловский парк" торак комплексыннан фатир алам дип алданучылар Русия президенты Владимир Путин кортежы юлында ялгыз пикетларга чыкты. Бер пикетчыны полиция куып җибәргән.

Уфада ялгыз пикетлар Конгресс-холл, Башкортстан прокуратурасы, Дәүләт җыелышы биналары янында, Совет мәйданында, Җиңү паркында һәм Уфа моторлар төзү берләшмәсе (УМПО) каршында узган, дип яза Proufu.ru. Пикетка чыгучылар унлап кеше, алар бер-берсен алыштырып тора, диелә.

Басма хәбәренчә, УМПО янына чыккан активистны полиция куып җибәргән. Аның пикетын полиция рәсми теркәмәгән, ләкин корылма янында тагын күренсә, активистны полиция бүлегенә алып китәбез, дип кисәткәннәр. Баштарак пикетчыны полиция тоткарлаган дигән хәбәр таралган иде.

Уфаның "Миловский парк" торак комплексында социаль ипотекага фатир алам дип алданучылар 23 гыйнварда ялгыз пикетларга чыга башлады. Алар йортларның төзеп бетерелүен таләп итә.

Моңа кадәр "Миловский парк"тан фатир алучылар ачлык игълан иткән иде. Активистлар сүзләренчә, йортларның төзелеше туктатылган, ә хакимиятләр мәсьәләне хәл итү өчен берни дә эшләми. Mkset.ru язуынча, сишәмбе ачлык тотучы бер хатынның сәламәтлеге начарайган, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Путин Уфа моторлар төзү берләшмәсендә булып, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән сөйләшеп һәм башка очрашулар уздырып 24 гыйнвар кичендә үк Казанга килә.

XS
SM
MD
LG