Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан авиатөзелеш корылмасының берничә эшчесенә Путин килгән көнне эшкә чыкмаска кушылган


Казан авиатөзелеш корылмасының берничә эшчесен 25 гыйнвар Путин килгән көнне эшкә чыкмауларын сораганнар. Бу хакта Idel.Реалиига исемен күрсәтми генә бер цех эшчесе сөйләгән.

Чыганак сүзләренчә, башка бер цехта тагын өч кешегә моңа охшаш тәкъдим булган.

Басма әңгәмәдәше сөйләвенчә, эшкә чыкмауны телдән генә, рәсми булмаган тәртиптә генә сораганар. Ул моны үзенең Алексей Навальный тарафдары булуы белән бәйледер дип фаразлый.

Аваитөзелеш хезмәткәре аның җитәкчесе белән сөйләшү яздырылган аудио Idel.Реалиида бар.

Моннан тыш, эшче сүзләренчә, Владимир Путин килгән вакытта корылма буйлап йөрмәскә кушылган.

Русия президенты Казанга 24 гыйнвар килер дип көтелә. Ул авиатөзелеш корылмасында булачак, Русиянең мөселман дин әһелләре, Болгар академиясе җитәкчелеге белән очрашачак дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG