Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путиннан саклануга киткән акча, хезмәт хаклары, мәгариф турында сорар идек"


Путинның Казан сәфәре, 19 март 2013
Путинның Казан сәфәре, 19 март 2013

Русия президенты Владимир Путин 24 гыйнвар Казанга килер алдыннан Азатлык урамда очраган яшьләрдән: "Путин сезнең белән очрашса, аңа нинди җитешсезлекләр, проблемнар турында сөйләр идегез?" дип сорады.

Яшьләрне саклануга акча күп тотылу, хезмәт хакларының түбән булуы, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системындагы җитешсезлекләр бигрәк тә борчый. Аларның җаваплары түбәндәгечә булды:

– Мин аннан милитаризациягә нигә шулкадәр күп* акча тотылуы турында сорар идем. Хәрби чыгымнар бик күп. Бу чыгымнар мәгарифкә, медицинага, торак-коммуналь хәлне яхшыртуга китә алыр иде. Хастаханәләр коточкыч хәлдә. Акчаларның кая киткәне – билгесез. Салымнар, тарифлар үсә.

Сораштыру: Казан яшьләре Путинга нинди җитешсезлекләр турында сөйләргә тели?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

– Коррупция проблемнары турында сорар идем. Бүтән соравым юк.

– Иң беренче чиратта хезмәт хакларын күтәрү кирәклеген әйтер идем.

– Мәгариф мәсьәләсе турында сорар идем. Укытучылар кәгазь эшләре белән мәшгуль. Күбрәк укучылар белән эшләсә, әйбәт булыр иде.

– Мәгариф системының никадәр яхшы булу-булмавы турында, аны үзгәртү мөмкинлеге турында сорар идем.

– Хезмәт хакларының нигә шулкадәр аз булуы турында сорар идем.

– Хезмәт хаклары турында сорар идем. Уку програмы да камил түгел. Техникумнарда да шул ук хәл. Университетны белмим, чөнки анда укымыйм.

– Минем барсы да шәп. Әле генә сессияне бетердем.

– Сәламәтлек саклауны финанслауда җитешсезлекләр турында сорар идем. Мин моны зур проблем дип саныйм.

* * *

24-25 гыйнвар Русия президенты Башкортстан һәм Татарстанда сәфәрдә була. Уфада ул мотор төзү берләшмәсендә булып, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән һәм башка очрашулар уздырып 24 гыйнвар кичендә Казанга килә.

25 гыйнвар Казанда Путин "Татнефть Арена"да студентлар клубларының "Бергә алга!" дип аталган чарасында катнаша һәм Казан федераль университетында да була. Университетта инновацион медицина белеме бирү үзәген карый, башка югары уку йортлары белән дә теле-элемтә урнаштыру каралган.

Кичен Путин Болгар ислам академиясе һәм мөселман дини оешмалары вәкилләре белән очрашыр дип көтелә.

25 гыйнвар ул Казан авиация төзелеше ширкәтендә "Ту-160М" очкычының сынау очышын караячак, ширкәттә эшләүчеләр белән аралашачак диелә.

* * *

Путин сәфәре алдыннан Уфаның "Миловский парк" торак комплексыннан фатир алам дип алданучылар президент кортежы юлында ялгыз пикетларга чыкты.

Казанда "Миллениум сити" торак комплексына акча кертеп алданучылар үзләренең проблемнары хакында Путинга, студентлар белән очрашканга кадәр 500 хат юлларга җыена дип ​язып чыкты Idel.Реалии​.

* Русиянең 2018 ел бюджетында саклануга 2 трлн 729 млрд сум, тәртип саклауга (полиция) 1 трлн 876 млрд, мәгарифкә 619 млрд, сәламәтлек саклауга 410 млрд сум акча каралган.

XS
SM
MD
LG