Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар хокук яклаучыларын Дондагы Ростовка тикшерү изоляторына җибәрәләр


Кырымтатар хокук яклаучы Эмир-Усейн Куку мәхкәмә эшендә телевизион бәйләнеш аша катнаша
Кырымтатар хокук яклаучы Эмир-Усейн Куку мәхкәмә эшендә телевизион бәйләнеш аша катнаша

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче кырымтатар хокук яклаучылар Эмир-Усейн Куку һәм Мөслим Алиев ФСБның Дондагы Ростов бүлеге тикшерү изоляторына җибәрелә.

Бу хакта чәршәмбе билгеле булды. Бу җинаять эшендәге тагын дүрт гаепләнүчене Ростов шәһәре изоляторында калдыралар. Адвокат Сергей Локтев фикеренчә, Куку һәм Алиевны "иң актив" булулары һәм күп шикаять бирүләре өчен башкалардан аерырга булганнар.

Чәршәмбе Төньяк Кавказ хәрби бүлгесе мәхкәмәсендә "Хиз ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән "Ялта алтылыгы" дип аталган кырымтатар төркеме эше нигезендә беренчел утырыш булды. Хөкемдар гаепләнүчеләрне яклау ягының барлык үтенечләрен кире какты. Эшне 31 гыйнварда карый башлаячаклар.

23 гыйнвар ФСБ Кырымның Акмәчет районы Новый Мир бистәсендә Исмаил Рамазанов өендә тентү уздырып аны Акмәчеткә алып киткән иде. Иске Кырымда Джамбаз Мухсим йортында да тентү узды.

XS
SM
MD
LG