Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәллек бәйгеләрендә җиңүчеләр Татарстан өчен ни кыла?


"Татарстан гүзәле 2018" бәйгесе
"Татарстан гүзәле 2018" бәйгесе

Казанда "Татарстан гүзәле" бәйгесенең егерменчесе узды. Азатлык хөкүмәт акчасына да үткәрелгән бу бәйгеләрдә катнашканнар, җиңүчеләр алга таба Татарстанны, милләтне таныту өчен ниләр эшли дигән сорауга җавап эзләде.

24 гыйнвар Казанда 2018 елның "Татарстан гүзәле" бәйгесе үтте. Финалда республикадан 30 кыз катнашты. Бәйгедә Камилла Хөсәенова "Татарстан гүзәле", Гүзәл Мусина "Казан чибәре" титулына ия булды. Бәйгедә катнашучылар арасында 14 яшьлек кыз да бар иде. Оештыручылар моны модель бизнесының нәкъ шул яшьтә башлануы белән аңлата. Татарстан чарасында җиңү кызларга Русия һәм халыкара бәйгеләргә юл ача.

Бәйгегә Татарстан мәдәният мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның да килүе әлеге чара өчен хөкүмәт казнасыннан акчалар бүленүенә ишарә булып тора.

Айрат Сибагатуллин, модельер Вячеслав Зайцев һәм Изольда Сахарова 2018 елгы бәйгедә
Айрат Сибагатуллин, модельер Вячеслав Зайцев һәм Изольда Сахарова 2018 елгы бәйгедә

"Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасының президенты Изольда Сахарова Азатлыкның бәйге чыгымнары турында соравын "итәгатьсезлек" дип бәяләде.

Коммерциядән кергәннәрне хәйриягә дә бирәбез

"Безнең хезмәттәшләребезнең күпме икәнен карагыз. Проблемнарның бер өлешен: бәйгедә катнашучыларны яшәтү һәм башкаларны алар хәл итә. Финанс ягыннан күпме өлеш икәнне ачыклап булмый. Без хөкүмәттән һәм Казан мэриясеннән бәйгенең йомгаклау өлешендә, зур сәхнәдә зур шоуны оештыруда ярдәм сорыйбыз. Әлбәттә, бу зур чыгымнар. Безнең мәктәбебез бар. Коммерциядән кергәннәрне без, шул исәптән, хәйриягә дә бирәбез", диде Сахарова.

Быелгы бәйге егерменчесе иде. Бәйгедә 20 кыз җиңү яулаган дигән сүз. Алар арасында 2010 елда Татарстан гүзәле титулына ия булган Ирина Шәрипова да бар. Ул 2010 елда "Вице-Мисс Россия" дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елны "Дөнья чибәре" бәйгесенә Русия данын якларга бара.

Шәрипова сүзләренчә, дөньяга чыккан Казан кызлары бик күп. "Аларның берсе – Евгения Володина. Дөнья бәйгеләрендә катнашканнар – без өчәү", ди Ирина.

Ирина Шәрипова: "Татарстанның ярдәмен тоймыйм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

Азатлык Шәриповага: "Татарстан гүзәле" буларак республика алдында үзегезне бурычлы дип саныйсызмы?" дигән сорау бирде.

"Шәхсән миңа бу турыдан-туры кагылмый. Дөрес, Татарстан хөкүмәте, Казан мэриясе бәйгеләрдә булыша дип беләм. Ниндидер бюджет каралган. "Русия чибәре", "Дөнья чибәре" бәйгеләренә баруга акча тотыла дип уйлыйм. Күлмәкләр, аяк киемнәре, оештыру эшләре, очкычлар. Мин исә бары тик бәйгедә катнашучы", диде Шәрипова.

Көчеңне һәм егәреңне сарыф итәсең

Анның сүзләренчә, кызлар үз ягыннан зуррак рухи һәм матди чыгымнарга дучар була. "Син вакытыңны, көчеңне һәм егәреңне сарыф итәсең. Аның өстенә нинди дә булса уку йортының студенты да. Тегесенә, монсына борчыласың. Аның өстенә көндәшлек тә бар. Ә ул көндәшлекне күпләр җиңә алмый", ди ул.

Халыкара чараларда Ирина үзен Татарстан вәкиле итеп танытам ди, әмма күп очракларда республиканың кайда икәнен белмиләр дә ди. Татарстанны белмәсләр үзенең Русиядән икәнлеген өстәп куюын да яшерми. Ирина Русиянең үзендә Татарстанның абруен күтәрү кирәкми дип саный. "Барсы да ярата, барсы да белә, таный. Казанны, Татарстанны күпләгән чаралар аша беләләр", ди ул.

"Татарстан гүзәле 2018" бәйгесе
"Татарстан гүзәле 2018" бәйгесе

Азатлык Изольда Сахаровага да "Кызлар җиңүләрдән соң Татарстан, республиканың данын күтәрү өчен ниләр башкара?" дигән сорау бирде.

Хатын-кыз беренче чиратта гаилә корырга тиеш

"Алар тормыш итә. Һәр кызның үзенең максатлары, тормышта кызыксынуы бар. Беренче чиратта укысыннар, белем алсыннар дибез. "Әйдә, модель бизнеска", дип башларын бутауга сак карарга чакырабыз. Хатын-кыз беренче чиратта гаилә корырга, карьерасы булырга тиеш. Әмма нәрсәне беренче урынга куялар – ансы үзләреннән тора инде. Без аларның язмышларына үзгәрешләр кертергә тырышмыйбыз, ә әллә кайдан күренеп торуларына, тормышта ышаныч белән яшәргә булышабыз гына", ди Сахарова.

Җиңүчеләрнең ниндидер хәйрия чараларында катнашуына килгәндә ул соңгы бер ел эчендә үз оешмаларының "Рональд Макдональд йорты" дип аталган хәйрия кунакханәсе чараларында катнашуларын гына атады.

Изольда ханым сүзләренчә, иң беренче чиратта, Русиядәге һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып Татарстанга төрле титуллар алып кайту республиканы данлауга зур өлешләре булып тора.

Изольда Сахарова: "Кызларыбыз Татарстанның абруен күтәрә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

Кызларның Казан һава аланында Татарстан җитәкчелеге белән рәсми кунакларны каршы алуын да, халыкара спорт чараларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашуларын да республика данын күтәрү буларак бәяли.

Хөкүмәт һәм Казан мэриясе ярдәмен аклау өчен тырышабыз

"Бездә тәрбияләнгән кызлар 2013 елгы Универсиададан башлап спорт чараларында бүләкләү тантаналарында катнаша. Сочида (Олимпиада-ред.) бүләк тапшыру өчен бөтен төркемнәрне дә без әзерләдек. Су спорты дөнья чемпионаты һәм башкалар. Татарстан имиджы – безнең кыйбла. Безнең бәйге әнә шуңа юнәлгән дә. Шуңа күрә, без хөкүмәт һәм Казан мэриясе игътибарына лаек булу өчен тырышабыз. "Татарстан кунакларын, республикага килүчеләрне без очыкыч баскычы төбендә милли киемнәрдә чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алабыз", дип сөйләде Азатлыкка Сахарова.

Кызлар Казан һава аланында Кытай делегациясен каршы ала, 2014
Кызлар Казан һава аланында Кытай делегациясен каршы ала, 2014

Казанда һәм Русиянең төрле төбәкләрендәге "Татар кызы", "Татар гүзәле" бәйгеләрен, Русия күләмендәге чараларны да оештыручылар милләтне таныту, тарихны һәм мәдәниятне торгызу, яшьләрдә милли үзаң үстерү чарасы дип белдерә килә. Бу чараларга да күп акчалар тотыла.

Бәйгеләр уза да кызларның бөтенесе диярлек юкка чыга. Аларның ниндидер милли проектларда катнашуы, татар мәктәпләренә, балалар бакчаларына барып татар телен һәм мәдәниятен пропагандалау өчен очрашулар үткәрүе дә ишетелми.

XS
SM
MD
LG