Accessibility links

Казан шәһәре күләмендә уздырылган "Татар кызы. Татар егете" бәйгесенең финалында катнашучылар татар теле язмышы өчен борчылулары турында белдерде. Мәгариф идарәсе җитәкчелеген исә татар телен өйрәнергә теләүче укучыларның күп булуы аптырашта калдырган.

28 ноябрь Казанның "Химиклар" мәдәният сараенда "Татар кызы. Татар егете" бәйгесенең йомгаклу өлеше узды. Казанның һәр районыннан бер егет һәм бер кыз көч сынашты. Азатлык конкурсантлар белән аралашты, бәйгене оештыручы Казан мәгариф идарәсе җиткәчелеге фикерләрен сорашты.

"Татар кызы" белән "Татар егете" берләште

Моңа кадәр "Татар кызы" бәйгесе аерым, "Татар егете" аерым уздырыла иде. Әлеге ике бәйгене берләштерү оештыручыларның уңышы булды дип санарга кирәк, чөнки "Татар кызы" конкурсы зурлап Русия күләмендә уздырыла, ә монысы Казан мәктәпләре арасында гына үткәрелеп, ике бәйге арасында кайбер буталчыклар да чыга иде.

Бәйгегә укучылар яхшы әзерләнгән иде. Ләкин кайбер тамашычылар фикеренчә, бу тырышлык артык пафоска китерде. Импровизация, конкурсантларны алдан әзерләнмичә сынап карау бу юлы бөтенләй булмады.

Бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырды, Кәрим Тинчурин пьесаларыннан өзекләр уйнады, татар биюе биеп күрсәтте, татар ашлары тәкъдим итте, "заманның лаеклы татар кызы һәм егете нинди булырга тиеш?" дигән сорауга җавап бирде.

Конкурста урыс мәктәпләре укучылары да катнашты, шуңа да карамастан, егет-кызлар татар телен камил белә иде. Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов сүзләренә караганда, бар мәктәпләр дә бәйгедә катнашу хокукына ия. "Конкурс башланып киткән чорында нигездә татар мәктәбеннән катнашалар иде. Хәзер [мәктәпләр саны] тигезләште дияргә мөмкин, чөнки һәрбер мәктәптә татар телен укытабыз, һәрбер мәктәптә татар балалары бар, өстәмә белем бирү кысаларында татар биюен дә, җырын да, тарихын да өйрәнәләр", диде Һидиятов.

Бәйгенең җиңүчеләре дип Авиатөзелеш районындагы 14нче санлы мәктәптән Лиана Зәйнуллина һәм Мәскәү районындагы 2нче санлы татар гимназиясеннән Рамил Баһавиев табылды.

Конкурсантлар мәктәпләрдә татар теле кыскартылуга борчыла

"Татар кызы. Татар егете" бәйгесе татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарган мәлгә туры килде. Конкурста катнашучылар да бу вазгыять уңаеннан борчулары турында әйтте. Шул ук вакытта татар телен алар нигездә гаиләдә аралашу һәм авылга кайтып йөрү нәтиҗәсендә беләбез, диделәр.

"Татар егете" исеме алган Рамил Баһавиев татар теле дәүләт теле буларак та укытылрга тиеш дип саный. Татар теленнән баш тартырга теләгән дусларына фикерләрен үзгәртергә, татар телен өйрәнергә кирәклеген аңлатырга тырышабыз, ди Рамил.

"Татар кызы" Лиана Зәйнуллина да "татар теле – безнең киләчәк, аны сакларга кирәк", дигән фикердә.

Татар телендә белем бирүче 27нче гимназиядән Салават Төхвәтуллин татарчаны гаиләдә өйрәндем, ди. "Кечкенәдән әти-әниләр белән, дәү әниләр белән татарча сөйләштем. Татар теле дәресләренә яратып йөрим, яхшы билгеләр алырга тырышам", ди Салават. Үзе дә, башка мәктәпләрдә укучы дуслары да туган тел буларак татар телен сайлаган. "Татар телен бетерү яхшы түгел, үзебез белмәү, калганнарга өйрәтмәү дөрес түгел", дип саный ул.

Алмаз Мортазин 67нче санлы мәктәптә укый. Ул да татар телен гаиләдә сөйләшкәнгә камил белүе турында әйтте. Аның фикеренчә, татар теле гаиләдә сакланырга тиеш. "Татар телен белү дәресләрнең ничә сәгать булуына карамый, татар баласы өйдә сөйләшергә, дуслары белән татар телендә аралашырга тиеш. Татар теле дәресләре күбрәк булса, телне әйбәтрәк беләсең, ләкин бөтен кешегә дә татар теле кирәк түгел, ә кемгә кирәк, ул гаиләдә дә сөйләшә ала", ди Алмаз Мортазин. Казаннарның татарча иркен сөйләшмәүләрен Алмаз авылларга, әби-бабайлары янына кайту мөмкинлеге булмауда да күрә.

Әлеге бәйгедә инде танылу алган җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗәнова да катнашты. Ул Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләренең кыскартылуын бик авыр кабул итүе турында сөйләде.

"Финляндия татарлары урысча белми, татарча гына сөйләшәләр. Саф татар телендә аралашалар, ә без урыс сүзләрен дә кыстырабыз, Казанда яшәсәк тә, саф татарча сөйләшмибез. Безгә шундый кешеләрдән дә үрнәк алырга кирәк", дип Сәйдә Мөхәммәтҗәнова.

Камилә Сафина 171нче санлы мәктәптән бәйгедә катнашучы Илзирә Галимбәковага теләктәшлек белдерергә килгән. Туган тел буларак, ул татар телен сайлаган. Камилә татар телен Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да белергә тиеш, дип саный. "Татар теле – дәүләт теле, бездә ике дәүләт теле. Нишләп без урыс телен өйрәнәбез, ә башкалар өйрәнмәскә тиешләр?" дип аптырый кыз. Камилә урамнарда, транспортта татарча сөйләшеп йөри, дус кызы белән дә татарча аралаша.

"Казанда шулкадәр бала татар телен сайлар дип уйламаган идек"

"Татар кызы. Татар егете" бәйгесенең төп оештыручысы - Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе. Чарада идарә җитәкчеләре дә бар иде. "Татар теле дәресләре кыскарганнан соң татар телен саклауга багышланган чараларны арттыру күз уңында тотылмыймы?" дигән Азатлык соравына Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов "татар теле кыскарганга гына чара уйлап таптык дию дөрес түгел", дип белдерде. "Шәһәр мәгариф идарәсенең телләрне үстерү програмына, Казан мәгарифен үстерү прогармына нигезле еллык чаралар билгеләнгән, һәр ел дәвамында татар телендә уздырыла торган чаралар планлаштырылган. Моңа бәйрәмнәр дә, олимпидалар да, конференцияләр дә керә", ди Һидиятов.

Түрә фикеренчә, татар теле белән килеп туган вазгыять халыкның телгә мөнәсәбен күрсәтте. "Без Казанда шулкадәр күп бала татар телен өйрәнергә теләк белдерер дип уйламаган идек. Бүгенге көндә 70 проценттан артык татар баласы туган теле буларак татар телен өйрәнүгә ризалык белдерде. Шәһәр өчен бу, минемчә, югары күрсәткеч", ди Һидиятов.

Түрә сүзләренә караганда, татар телендә белем алам диючеләр өчен мәктәпләр дә җитәрлек. "Бүген Казанда 40 татар мәктәбе бар, аларның 20се - татар гимназияләре. Аларда татар телендә белем бирелә. Бүгенге вазгыятьтән караганда, бу мәктәпләр татар телендә белем алырга теләүче халыкның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ясалма рәвештә кайдадыр, бәлки, хәтта урыс мәктәпләрен кыскарту хисабына татар мәктәпләрен арттыруга халык тарафыннан ихтыяҗ юк. Бүгенге вазгыятьтә бу дөрес тә булмас иде. Әлбәттә, яңа мәктәпләрдә татар сыйныфлары һәрвакыт ачылачак. Казанда күпләп яңа мәктәпләр төзү програмы тормышка ашырыла башлады. Аның кысларында татар мәктәпләре дә ачачакбыз”, дип сөйләде Һидиятов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG