Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә "Татар кызы" һәм "Татар егете" төбәк бәйгеләрендә ярымфиналга сайлау үтте


"Татар кызы-2016" һәм "Татар кызы-2016" бәйгеләрендә сайлап алу чарасы, 16 апрель, Чиләбе
"Татар кызы-2016" һәм "Татар кызы-2016" бәйгеләрендә сайлап алу чарасы, 16 апрель, Чиләбе

Чиләбедә купшы итеп уздырыла торган "Татар кызы" бәйгесен оештыручылар быел беренче тапкыр "Татар егете" ярышын да үткәрергә булды. 16 апрель көнне Чиләбедә егет-кызлар татар теле һәм әдәбиятыннан, милли җыр-бию сәнгатеннән сынау үтеп ярымфиналга сайлап алынды.

Төп оештыручы - Чиләбедәге татар конгрессы оешмасы җитәкчесе Лена Колесникова әйткәнчә, "Татар егете" бәйгесен оештыру - әлеге чараны гамәлгә куючыларның уртак карары була. "Иң булдыклы татар егетен ачыклау "Татар кызы" бәйгесен тулыландырып кына торачак дип саныйбыз" диелә Чиләбе татар конгрессы интернет сәхифәсендә.

​16 апрель көнне үткән кастингта катнашучы татар кызлары һәм егетләре иң башта татар теленнән тест үткән, аннан соң аларның җырга-биюгә, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку осталыгы тикшерелгән.

Берәүләр гармун белән милли бию көйләрен башкарса, икенчеләр татарча рэп укырга тырышкан, өченчеләр гитара белән лирик җырлар җырлаган. Бер катнашучы кыз самбо көрәше алымнарын күрсәткән, милли кием белән шаккатыручылар да булган. Бәйгедә Чиләбе, Миасс, Троицкий шәһәрләре һәм өлкәнең татар авылларыннан 23 кыз һәм 13 егет сайлап алынган.

Алда якынча бер елга сузылган бәйгенең туристик, спорт, һөнәрчелек, иҗади, авыл этаплары үтәргә тиеш.

Бәйгедә катнашучыларның күмәк фотосы, Чиләбе, 16 апрель 2016 ел
Бәйгедә катнашучыларның күмәк фотосы, Чиләбе, 16 апрель 2016 ел

2015 елда "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгеләренең барышы, катнашучыларның кичерешләре турында өлкә телевидениесендә рус телендә тапшырулар чыгарылып барды. Бу елда да шулай булачак.

"Татар кызы" - татар дөньясының иң купшы проектларның берсе

2016 елда да финалга чыгучылар арасыннан иң уңган татар кызы һәм егете исемнәрен меңнәрчә кеше катнашында өлкәдәге иң зур һәм иң купшы тамашаларның берсендә игълан итәчәкләр.

Бәйгедә катнашучы Әлмира Хамзина
Бәйгедә катнашучы Әлмира Хамзина

"Татар кызы" бәйгесе 2015 елда Чиләбедә бөтен Русия дәрәҗәсендә беренче тапкыр зурлап үткәрелгән иде. Ул өлешчә Татарстан һәм Чиләбе хакимиятләренең финанс һәм административ ярдәме, шулай ук иганәчеләр биргән акчалар хисабына уздырылды. Чиләбедәге "Татар кызы" бәйгесе татар дөньясында иң купшы милли проектларның берсе булып санала һәм матурлык, буй күрсәтүгә генә түгел, тел һәм милли гореф-гадәтләрне танытуга да корылган.

Бөтенрусия "Татар кызы" бәйгесендә җиңгән Барда кызы Алинә Аптукова тун, асыл ташлар белән алтын таҗ һәм җиңел машина белән бүләкләнгән иде.

Өлкә-республикалар дәрәҗәсендә шундый ук бәйгеләр Омски, Удмуртия, Башкорстанда үтте инде. Быел бөтен Русия дәрәҗәсендәге "Татар кызы" бәйгесе үтәчәкме, юкмы - әлегә рәсми төстә игълан ителмәде.

XS
SM
MD
LG