Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан "Татар кызы-2016" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде


Бәйгедә катнашучы сылулар
Бәйгедә катнашучы сылулар

Уфада узган "Татар кызы - 2016" бәйгесе финалында 12 кыз арасыннан Федоровка районы гүзәле Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды. Аерым 12 номинациядә аерым җиңүчеләр дә билгеләнде.

26 мартта Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында “Татар кызы -2016” бәйгесе узды. Бәйгедә Федоровка, Кыйгы, Дәүләкән, Ярмәкәй, Кырмыскалы районнарыннан, Нефтекама шәһәреннән килгән, шулай ук Туймазы, Стәрлетамак һәм Уфадан икешәр кыз катнашты. Сылуларны тәүге сайлап алу бәйгеләре Стәрлетамак, Дүртөйле һәм Туймазы шәһәрләрендә, Кыйгы районы үзәге Югары Кыйгыда узган иде. Анда “иләктән узганнар” 6 мартта Уфада ярымфинал бәйгесендә көч сынашып, 12 сылу сайлап алынган иде.

Туймазы сылуы Алина Гыйльманова
Туймазы сылуы Алина Гыйльманова

Кызлар туган телне, гореф-гадәтләрне белүдә, зирәклектә көч сынашты, кием өлгеләре күрсәтте. Агымдагы ел Русиядә Кино елы булу сәбәпле, кызлар катнашлыгында “Без, без, без идек...” дип аталган фильм күрсәтелде. Аның сюжеты буенча сылулар Татар сылуына бирелергә тиешле югалган калфакны эзләде. Фильм яхшы финал белән тәмамланды – сылулар калфакны тапты.

Бәйгедәге чыгыш
Бәйгедәге чыгыш

Матурлык бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды. Башкортстан ягыннан игезәк егетләр Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Айдар Рәкыйпов, Татарстаннан Айдар Габдинов, Алмаз Хәсәнов, Сиринә Зәйнетдинова чыгыш ясады. Актаныштан килгән “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле дәртле биюләре белән чарага ямь өстәде.

“Агыйдел” төркеме чыгышы
“Агыйдел” төркеме чыгышы

Бәйгене Башкортстанның атказанган артисты Элмир Газизуллин һәм Казаннан килгән “Axelle” төркеме артистлары Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевлар алып барды.

Чара ахырында бәяләмә төркеме бәйгегә йомгак ясады. Кызларның берсе дә бүләксез калмады. Алар "Нурлы йөз", "Зәвыклы кыз", "Ягымлылык алиһәсе", "Тыйнаклык алиһәсе", "Зирәк кыз", "Зифа буй", "Җитез читек", "Сандугач", "Зыялылык өлгесе", "Актерлык остасы", "Ак калфак", "Нәфис сүз" номинацияләре буенча җиңүчеләр дип табылды.

Жюри
Жюри

“Татар кызы - 2016” исеменә Федоровка районыннан килгән Эдельвейс Ихсанова лаек булды.

Эдельвейс Ихсанова
Эдельвейс Ихсанова

Бәяләмә төркеме рәисе, “Берлек” оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Нәфисә Акчурина җиңүчене мәчеткә алып барып, татарча исем кушачакбыз дип шаяртты. Төрле оешмалар кызларга үз бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Татарстаннан килгән Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар Конгрессының эшкуарлар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Фәрит Уразаев, “Сөембикә” журналының баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова үз бүләкләрен тапшырды. Башкортстан “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, “Өмет” һәм “Диләфрүз” гәзитләре үз бүләкләрен тапшырды.

Бәйгенең төп иганәчесе – “Берлек” оешмасы. Бәйгедә җиңүче Эдельвейс Ихсанова Чиләбедә узачак “Татар кызы-2016” конкурсында катнашачак.

XS
SM
MD
LG