Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Казандагы очрашуда ислам дине белеме бирүне торгызырга чакырды


Владимир Путин мөселман руханилары белән очрашуда
Владимир Путин мөселман руханилары белән очрашуда

Русия президенты Владимир Путин Казанда ислам руханилары белән очрашуда ислам белем бирү системын торгызу кирәклеген, ил җитәкчелегеннән моңа ярдәм булачагын белдерде.

24 гыйнвар кич Казанда Владимир Путинның ислам руханилары белән очрашуында илдә ислам белем бирү системы үсеше турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль бүлгесендә президент вәкиле Михаил Бабич катнашында үтте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев юк иде. Аның хакында Путин "бераз авырып тора" диде.

Путин дини белем бирүне торгызу турында сөйләшүләрнең күптән баруын әйтте. Аерым алганда ул 1917 елгы инкыйлабка кадәр Русия дин белгечләренең бөтен дөньяга билгеле булуын, әмма совет заманында күп нәрсәләрнең югалуын, шуңа кире торгызылырга тиешлеген билгеләп үтте.

"Сез беләсез инде, мин баштан ук Татарстан тәкъдим иткән идеяне хупладым, һәм Миңтимер Шәрипович (Шәймиев) моның белән актив шөгыльләнә башлады, аңа сәламәтлек телик, ул бераз авырып киткән, бар да яхшы булыр дип ышанам. Болгар академиясе төзелгәч безнең бөтен өчлек тулыланды - мәдрәсә, югары уку йортлары, академия", диде Путин.

Ул ислам белем бирү системна хөкүмәт ярдәм итеп торачак, бу эре дәүләт югары уку йортлары аша булачак, дип белдерде.

Путин шулай ук мөселман белеменең яшьләр өчен мөһимлегенә дә тукталды. Аларда проблемнар һәм идеяләр, ә кайчак деструктив идеяләр күп ди, Русия лидеры.

"Мондый идеяләр белән, хәтта деструктив идеяләр белән бер генә ысул ярдәмендә көрәшергә мөмкин - башка идеяләр ярдәмендә. Монда төзелгән академия, Мәскәүдә, Уфада, Кавказдагы башка уку йортларында алга сөрелгән идеяләр ярдәмендә", дип китерә Путин сүзләрен "Интерфакс".

Очрашуда үзен Русиянең баш мөфтие дип йөртүче Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, академия ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе Исмаил Бердыев һәм башка руханилар катнашты.

Моңа кадәр Путин Уфада булган иде. Ул Уфа моторлар җитештерү ширкәтендә барды, Рөстәм Хәмитов һәм Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Казанга кичке сәгать уннар тирәсендә генә килеп төште, мөселман руханилары Татарстан мөфтиятенә көндез үк җыела башлаган иде.

XS
SM
MD
LG