Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Уфада эшчеләр, Хәмитов һәм Таҗетдин белән очрашты


Сулдан: Рөстәм Хәмитов, Владимир Путин, Михаил Бабич һәм Тәлгать Таҗетдин Уфа җәмигъ мәчетендә, 24 гыйнвар

24 гыйнвар Русия президенты Владимир Путин Уфада булып китте. Сәфәр барышында ул Уфа моторлар җитештерү ширкәтендә булды, Рөстәм Хәмитов һәм Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

Путин сәфәрен Башкортстандагы иң зур сәнәгать берләшмәсе – Уфа моторлар җитештерү ширкәтендә киңәшмә уздыру белән башлады. Әлеге ширкәт, башлыча, хәрби тармакка хезмәт итә. Ми һәм Ка боралаклары моторлары өчен 900дән артык эшләнмәләр җитештерә.

2020 елдан соң хәрби заказларның кимүе күзаллана. Шуңа киңәшмәдә төп сүз ширкәт мөмкинчелекләрен акрынлап халык өчен кирәкле әйберләр чыгаруда файдалану турында барды.

"Без саклану-сәнәгать тармагы өлкәсендәге мөмкинлекләрне тыныч тормыш өчен җитештерүдә мөмкин кадәр ныграк файдалану турында фикер алыштык. Әле цехларны караганда без мондагы заманча җиһазларны, куәтләрне күрдек, алар тик торырга тиеш түгел”, диде Путин.

Путин моторлар җитештерү ширкәте эшчесе Богомолов белән аралаша
Путин моторлар җитештерү ширкәте эшчесе Богомолов белән аралаша

Әйдәгез, мин сезне кочаклап үбим әле

Уфа моторлар җитештерү берләшмәсендә Владимр Путин ширкәт хезмәткәрләре белән дә аралашты. Анда торак алу, күп балалы гаиләләргә ярдәм турында сүз барды. Берләшмәдә хезмәт итүче Виктор Богомолов совет чорында заводларга дәүләт бүләкләре бирү тәҗрибәсе булуын әйтеп, Уфа моторлар җитештерү ширкәтенең ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнүен искәртеп, шул гадәтне кайтарып булмасмы дип сорады. Путин аңа: "Әйдәгез, мин сезне кочаклап үбим әле", дип әлеге хезмәткәрне кочаклап алды.

Моторлар җитештерү берләшмәсендәге киңәшмәдән соң Владимир Путин республика башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Анда республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре, нефть химиясе тармагы хакында сүз барды.

Владимир Путин, Михаил Бабич һәм Тәлгать Таҗетдин Уфа җәмигъ мәчетендә
Владимир Путин, Михаил Бабич һәм Тәлгать Таҗетдин Уфа җәмигъ мәчетендә

Путин шулай ук Уфа җәмигъ мәчетендә дә булып Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Анда сүз "традицион ислам" руханиларын әзерләү турында барды.

Путинның килүенә Уфа һава аланыннан башкалага кадәр юл ялап куйган кебек кардан тазартылды. Уфа моторлар җитештерү берләшмәсе ихатасындагы биналарның күренеп торган як диварларын ил башы килер алдыннан буяп чыкканнар. Бинаның арт яклары исә киләчәккә калдырылган. Бу хакта "Аргументы и факты" газетының интернет сәхифәсе хәбәр итте. Шулай ук берләшмә тирәсендәге канализация коелары капкачларын да хәвефсезлек чарасы буларак ябыштырып чыкканнар.

Башкалада Путин килгән көнне "Миловский парк" бистәсе төзелешендә торак алуда алданучылар ялгыз пикет уздырды. Ләкин Путин узган юллардан алар читкә куылган. Шуңа ил башының алар проблемына игътибар итүе билгеле түгел.

Владимир Путин шул ук көнне Казанга очты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG