Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк сайлау комиссиясе Путин турында телесюжетларда агитация тапмаган


Петербурда Путин өчен үгетләү кампаниясе
Петербурда Путин өчен үгетләү кампаниясе

Русия Үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка намзәт Владимир Путин турындагы телесюжетларда агитация күрмәгән. Шикаятьне комиссиягә Ксения Собчак биргән булган.

Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, сюжетларда сайлаучыларны аерым бер якка аудару максаты күренми. Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә.

Шикаять сайлауларда канун бозуларга каршы көрәшүче "Голос" хәрәкәтенең белдерүенә нигезләнеп ясалган. "Голос" бер атна эчендә матбугат чараларында Путинга өстенлек бирелгән 55 сюжетны теркәгән иде.

"Голос" хәрәкәте рәистәше Григорий Мельконьянц Үзәк сайлау комиссиясенә тагын бер шикаять китәчәк, дип белдерә.

Владимир Путин өчен миллионнан артык имза җыелды. "Голос” оешмасы федераль, төбәк һәм җирле телевидение каналларының канун бозып Путин өчен бушлай гына агитация кампаниясе башлавына игътибар юнәлтте. Моннан тыш, "Голос" хәрәкәте сайлау алды кампаниясендә Канун бозулар харитасын булдырды. Анда 150ләп канун бозу очрагы теркәлгән.

Сайлауга әзерлек барышында хакимият ресурсы куллану, студентларга, бюджет хезмәткәрләренә басым ясау турында хәбәрләр илнең төрле төбәкләреннән килеп тора.

XS
SM
MD
LG