Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ шикаятен караучы мәхкәмә утырышында 29 гыйнварга кадәр тәнәфес игълан ителде


Мәхкәмә залында
Мәхкәмә залында

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Татарстан прокуратурасы кисәтүенә каршы шикаятен мәхкәмәдә карау 29 гыйнварда дәвам итәчәк. Мәхкәмәгә яңа документларны тикшерү өчен вакыт кирәк диелде.

25 гыйнвардагы мәхкәмә утырышына 30лап кеше килгән иде. Алар арасында сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, тарихчы Тәэминә Биктимирова да бар иде. Шунлыктан зуррак зал бүленде. Утырыш бу юлы да урыс телендә барды, чөнки беренче утырышта ук хөкемдар бу мөрәҗәгатьне кире каккан иде.

Хөкемдар прокуратура кисәтүенә ясалган лингвистик экспертизаны кабул итте. ТИҮ вәкилләре моннан тыш, тагын бер ачыклык кертте. Алар прокуратура кисәтүенең "оешма үз эшчәнлеген татар телендә генә алып бара" дигән өлеше экстремизм дәлиле була алмый, дип саный. Мәхкәмә тапшырылган документларны тикшерер өчен дип 29 гыйнварга кадәр тәнәфес игълан итте.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Татарстан прокуратурасының "экстремистик эшчәнлекне булдырмау турындагы" кисәтүен шикаять иткән иде. ТИҮ прокуратура кисәтүе "татар милли хәрәкәтенә һөҗүмнән соң калган бердәнбер милли иҗтимагый хәрәкәтне юк итү максатыннан нигезсез чыгарылган" дип саный.

10 гыйнвар Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә әлеге эшне карау башланды һәм утырыш 25 гыйнварга күчерелде. Моны прокуратура кисәтүенә ясалган лингвистик экспертизаның оригиналы килеп җитмәү белән аңлаттылар.

XS
SM
MD
LG