Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тагын ике кырымтатар өендә тентүләр узды


Кырым харитасы
Кырым харитасы

25 гыйнвар Кырымда куәт төркемнәре Җанкөйдә кырымтатар Әнвәр Крош, Сәетләр районы Разливы авылында Эбазер Ислямов өйләрендә тентүләр уздырып аларны җирле полиция бүлекләренә алып киткән.

Әнвәр Крошның энесе әйтүенчә, иртәнге җидедә ул килгәндә куәт төркемнәренең дүрт машинасы инде ишек төбендә торган, аны өйгә кертмәгәннәр. Әнвәрне социаль челтәрләрдә калдырган язулар өчен тоткарлаганнар дип хәбәр ителә.

Җанкөй полиция бүлегендә Әнвәр Крошның җәмәгать яклаучысына полиция "без махсус план үткәрәбез, беркемне дә полициягә кертмибез һәм чыгармыйбыз” дип сөйләгән. Полиция бүлегенә туплана башлаган кырымтатарларны полиция хезмәткәре тавыш көчәйткеч белән "җыелмагыз, җыела башласагыз, безнең таләпләрне үтәмәсәгез, ун минуттан таркалмасагыз, административ җаваплылыкка тартылачаксыз" дип кисәткән. Полиция бүлегенә алып барган юлны куәт төркемнәре ике яктан ябып куйган.

Әнвәр Крошның хатыны Айше Крош: "Иртә белән ун кеше килеп керде, корал эзләделәр, ике шаһит белән килделәр, ике телефонны, планшетны алдылар" дип сөйләде.

"2015 елда Әнвәр Крош полициягә чакыртылып, ФСБ тарафыннан хезмәттәшлеккә мәҗбүр ителгән иде, ул моңа риза булмагач аны электр белән җәзалап, башына капчык кидереп кыйнаганнар, ул бу хакта матбугат чараларына белдерде, ялгыз пикетка да чыккан иде", дип сөйләде адвокат Эмиль Курбединов.

Әнвәр Крошның әнисен дә куәт төркемнәре полициягә кертмәгән, улының югалганы хакында язган гаризасын да ул тапшыра алмаган. Әнвәр өч бала әтисе, телефонист булып эшли.

Сәетләр районындагы Разливы авылында узган тентүдән соң Эбазер Ислямовны район полиция бүлегенә алып киткәннәр. Җәмәгать яклаучысы Әнвәр Алимов әйтүенчә, Эбазер белән яшәгән туганнары барысы да инвалидлар, Эбазер үзе дә авыру. Аның хатыны иренең башында шеш булганын, полициядә аңа ашыгыч ярдәм машинасын чакырганнарын сөйләде.

"Кырым теләктәшлеге" ("Крымская солидарность") төркеме әлеге тентү вакытында урамда төшерелгән видеоларны Facebook-ка урнаштырды.

23 гыйнвар Кырымның Акмәчет районы Новый Мир бистәсендә Исмаил Рамазанов һәм Иске Кырымда Джамбаз Мухсим йортында да тентүләр узган иде.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр гадәти хәлгә әверелде, дистәләрчә кырымтатар югалды.

XS
SM
MD
LG