Кайнар хәбәр

Осетиядә осетин телендә генә белем бирүче гимназия ачылды


Осетиядә осетин телендә генә белем бирүче гимназия ачылды

No media source currently available

1 сентябрьдә Владикавказда барлык фәннәрне дә осетин телендә генә укытучы гимназия ачылды. Республикада осетинча гына белем бирүче башка мәктәпләр юк. Дәүләттән бер тиен дә алмыйча иганәчеләр акчасына гына төзелгән гимназия интернат булып та эшли һәм анда башка районнардан килгән балалар тулысынча осетин телле мохитта яшәп укый.

XS
SM
MD
LG