Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Русияне кеше хокукларын бозуда лидер дип атады


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

Европа шурасына караган илләр арасында Страсбург мәхкәмәсе тарафыннан расланган кеше хокукларын бозулар санына күрә Русия беренче урында тора.

Бу хакта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең 2017 елдагы эшчәнлегенә ясалган хисапта күренә, дип яза "Ведомости".

Былтыр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе 1068 карар чыгарган, аның 305е (29 процент) - Русиядән килгән шикаятьләр нигезендә. Кеше хокуклары конвенциясенең бер генә маддәсе булса да бозылуның 293 очрагы теркәлгән.

2018 елның 1 гыйнварына Русиядән Старсбург мәхкәмәсендә караласы 7747 эш теркәлгән. Бу күрсәткеч белән Русия икенче урында. Иң күп шикаять Романиядән - 9920.

"Агора" халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков фикеренчә, бу дәүләт мәхкәмәләренең нәтиҗәсезлеге белән аңлатыла. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русия оттырган эшләрнең күпчелеге кеше гомере өзелү, җәзалаулар, нигезсез тоткарлаулар, кулга алулар, хокукларны нәтиҗәле яклау өчен чаралар булмау белән бәйле.

Күптән түгел Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Рәфис Кашапов шикаятен карый башлады. Мәхкәмә Русия хөкүмәтеннән әлеге эш нигезендә аңлатмалар сорады.

XS
SM
MD
LG