Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусин гаебен таныган диелә


Роберт Мусин мәхкәмә утырышында, 2017 елның марты
Роберт Мусин мәхкәмә утырышында, 2017 елның марты

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин гаебен таныган дип хәбәр ителә. 26 гыйнварда мәхкәмә тикшерүчеләрнең аны төрмә хастаханәсеннән йорт сагына күчерү турында мөрәҗәгатен карый.

Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусин үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне тулысынча таныды дип хәбәр итә "Реальное время" үз чыганакларына таянып.

"Коммерсантъ" язуынча, тикшерү комитетының Мусинны йорт сагына күчерүне соравы аның тикшерү оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә ризалашуы һәм җинаятьне ачуга ярдәм итүе белән бәйле.

26 гыйнварда Казанның Идел буе мәхкәмәсе Роберт Мусинны йорт сагына күчерү мәсьәләсен караячак. Әлеге вакытта ул төрмә хастахәнәсендә ята диелде.

Узган ел мартта Русия банкы Татфондбанкның лицензиясен алды. Банк җитәкчелегенә карата җинаять эше ачылды. Мусинга башта Русия банкы биргән 3,1 млрд сумны әвеш-тәвеш китерү, ә аннан соң 310 млн сумлык милекне банк карамагыннан чыгару гаепләве белдерелде.

XS
SM
MD
LG