Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте форумы узачак


Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае
Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең "Туган җир" журналы өч айга бер басылып торачак. Беренче саны мартта дөнья күрә.

26 гыйнвар Казанда Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте шурасы җыены үтте. Әлеге шура җитәкчесе урынбасары, галим Альберт Борһанов сүзләренчә, чара узачак 3-5 апрель көннәрендә Казанда Татарстан төбәкләрен өйрәнүчеләрнең зур форумын үткәрү турында килешенгән. "Бу чарада 200дән артык кеше катнашачак. 75 проценты Татарстаннан булачак, калганнар чит төбәкләрдән киләчәк", диде Борһанов.

Аның сүзләренчә, татар төбәкчеләр җәмгыятенең низамнамәсе әзерләнеп беткән. Әлеге утырыш вакытында аңа үзгәрешләр кертелеп, оешманы теркәүгә тәкъдим итәргә дип килешкәннәр.

Мартта төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең журналы да дөнья күрәчәк. Ул "Туган җир" дип атала, өч айга бер тапкыр рус һәм татар телләрендә басылачак. Журналда мәкаләләр ике телдә - татарча һәм русча булачак.

"Журналда фән проблемнары, авыллар тарихы, төбәкләр тарихы, күренекле кешеләрнең тормыш юлы, басылган китапларга бәяләмәләр урын алачак", ди Борһанов. Галим сүзләренчә, журналның сайты да булдырылачак.

​Җыелышта Саба районының Сатыш һәм Кайбыч районы Хужа Хәсән авылларына багышланган китаплар тәкъдим ителде.

"Хуҗа Хәсән авылларына багышланган китапларның авторы Вячеслав Данилов тәкъдим итү вакытында керәшеннәр - татар халкының бер бөртеге һәм без - бер милләт дип әйтте. Сатыш авылына багышланган китап авторлары нәтиҗәсенә һәм археология табылдыкларга күрә, әлеге авылның килеп чыгуы XII гасырга карый", ди Борһанов.

Галим Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте вәкилләренең Татарстан һәм Русиянең татарлар яшәгән төбәкләренә чыгып конференцияләр үткәрүе төбәк тарихын өйрәнүгә этәргеч бирә дип белдерә. "Бу конференцияләрдә мәктәпләрдә тарихны, географияне телне һәм әдәбиятны укыту мәсьәләләрен дә күтәрәбез", ди Борһанов.

2017 елның 24-25 мартында Казанда Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең I корылтае узды. Аңа кадәр 2016 елның ноябрендә төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр Уфада җыелышкан иде.

XS
SM
MD
LG