Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы дәреслекләргә экспертиза шартларын үзгәртә


Татар теленнән һәм рус теленнән, әдәбияттан методик ярдәмлекләр
Татар теленнән һәм рус теленнән, әдәбияттан методик ярдәмлекләр

Бүген экспертиза узган, әмма мәктәпләргә барып җитмәгән 1852 дәреслек тә яңадан тикшерелергә тиеш булачак.

Русия мәгариф министрлыгының дәреслекләрне багучы фәнни-методик шурасы 10 көн эчендә яңа шартлар әзерләргә тиеш. Бу хакта "Коммерсант" яза. Бүгенгә экспертиза узган, әмма мәктәпләргә барып җитмәгән 1852 дәреслек яңа таләпләр белән янә экспертиза узарга тиеш булачак.

26 гыйнвар шура утырышы ябык ишекләр артында үткән. Утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов та катнашкан дип яза "Коммерсант". Ул җәмгыять белеме дәреслегендәге бер җитешсезлекне телгә алган. Анда тормыштагы авыр хәлләр мисалы итеп бер районның икенче район белән тимер чыбыклар кулланып сугышулары китерелгән дигән министр.

Әлеге шура әгъзасы, Мәскәү педагогия университеты ректоры Алексей Лубков утырыштан соң "Коммерсант"ка тарих дәреслеге турында "ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләргә һәм ватандашларның берлеген булдыру максатын күз алдында тотып эшләргә тиешбез" дип белдергән.

Моңа кадәр булган кануннар нигезендә дәреслек өч экспертиза узарга тиеш. Алар – фәнни, педагогик һәм җәмәгатьчелек экспертизалары. Төбәк тарихын өйрәнү һәм шуның кебек уку ярдәмлекләргә этно-мәдәни һәм төбәк бәяләмәсе дә таләп ителә. Экспертлар эшен китап авторы, авторлык хокукына ия оешма, йә нәшрият түли. Уңай бәя алганнан соң дәреслек Русия мәгариф министрлыгының дәреслекләрне багучы фәнни-методик шурасына тапшырыла. Әлеге шура дәреслекне федераль исемлеккә кертү-кертмәүне хәл итә.

2017 елның ноябрь ахырында Татарстан Дәүләт шурасы утырышында Карелия депутатларының Русия мәгариф министрына милли дәреслекләр экспертизасын ясау вәкаләтен төбәкләргә тапшыру турындагы мөрәҗәгате хупланган иде.

XS
SM
MD
LG