Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Навальный штабы координаторы биш тәүлеккә кулга алынды


Лилия Чанышеваны тоткарлау
Лилия Чанышеваны тоткарлау

Адвокат сак астына алу карарын республиканың Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерә.

Уфа шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабы координаторы Лилия Чанышеваны җомга биш тәүлеккә сак астына алу карары чыгарган. Мәхкәмәгә кадәр Чанышева штаб янында тоткарлана. Ул административ канун бозуда, урам чарасы үткәрү кагыйдәләрен янә үтәмәүдә гаепләнә.

"Idel.Реалии"га Чанышева социаль челтәрләрдә Уфа халкын 28 гыйнварга Алексей Навальный тарафыннан игълан ителгән "сайлаучылар протестына" – урам йөрешенә һәм митингка чакырган өчен гаепләделәр дип белдерә.

Чанышеваны яклаучы адвокат Рәфик Дусалиев район мәхкәмәсе карарын республиканың Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерә.

15 гыйнвар Башкортстан хөкүмәте 28 гыйнвар чарасына рөхсәт бирүдән баш тартты. Киров районы мәхкәмәсе көкүмәт карарын кануный дип тапты. Навальный штабы исә чара килештерелгән дип саный, чөнки алар хөкүмәттән мөрәҗәгатькә җавапны билгеләнгән вакыт эчендә алмый.

XS
SM
MD
LG