Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия буйлап сайлаучылар баш күтәрде


Казандагы протест чаралары
Казандагы протест чаралары

28 гыйнвар Русия шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары оештырган "Сайлаучылар баш күтәрүе" ("Забастовка избирателей") чаралары узды.

Соңгы мәгълүматларга күрә, Русия шәһәрләрендә "Сайлаучылар баш күтәрүе"нә чыккан 350 кеше тоткарланган. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Тоткарланучылар арасында балигъ булмаганнар да бар.

Казан. "Сайлаучылар баш күтәрүе" чүп эшкәртү корылмасы янында, Васильченко урамында үтте. Протест чарасына меңнән артык кеше килгән дип хәбәр итте "Idel.Реалии".

Чарада катанашучыларның кулларында Русия әләмнәре, кызыл шарлар һәм "18 мартта забастовканы сайлыйм", "Сайлауга бару оят", "Үзем дә бармыйм, сиңа да киңәш итәм", "Сайлар кеше юк", "Забастовка" дигән язулар иде.

Казандагы чара
Казандагы чара

Уфа. "Сайлаучылар баш күтәрүе" протест чарасына чыккан 66 кеше тоткарланган. Аларның күбесен Совет районы полиция бүлегенә алып киткәннәр. Полиция һәм ОМОН тоткарлаганда көч кулланган.

Чара "Уфа" универмагы каршындагы мәйданда җыелу белән башланды. Җыелучыларның күпчелеге яшьләр, араларында мәктәп укучылары да бар иде. Полиция хезмәткәрләре кулларында "Забастовка" дигән шигарле яшьләрне автобусларга төяде. Тиз арада бер автобус тулып, икенчесенә төйи башладылар. Өлкән яшьтәге апа һәм абыйлар яшьләрнең тоткарлануына ризасызлык белдереп кычкырып торды. Арада теләктәшлек күрсәтеп үзләре үк полиция автобусларына кереп утыручылар да булды.

Уфада "Сайлаучыларның баш күтәрү" чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Шул арада җыелучылар җәяүле юлыннан йөреш башлады. Ул "Спорт сарае"на кадәр дәвам итте. Юлда полиция активрак булган, ныграк кычкырган, байрак болгаган яшьләрне тоткарлавын дәвам итте.

"Сайлаучылар баш күтәрүе". Уфа
"Сайлаучылар баш күтәрүе". Уфа

Йөреш "Спорт сарае"на җиткәндә анда "Бердәм Русия" фиркасенең "Халыкара интернетсыз көн" чарасы бара иде. Ул чарага нибары йөзгә якын кеше килгән иде. Алар арасында "Ватаным" оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Раил Әсәдуллин да күренде.

Навальный тарафдарлары "Бердәм Русия"леләр уратып алынган тимер коймалар читендә урнашып, шигарләр кычкырып, байраклар болгады. Ике арада "Русия гвардиясе" чылбыр булып тезелеп басып торды. Каршылык чарасында катнашучылар күмәкләп "Путин – карак!", "Медведев – карак", "Путин, кит!" дигән шигарләр кычкырды.

"Сайлаучылар баш күтәрүе". Уфа
"Сайлаучылар баш күтәрүе". Уфа

Аннан соң “Сайлаучылар баш күтәрүе” чарасында катнашучылар кабат йөреш уздырып Урыс драма театры каршындагы мәйданга килде. Анда шигар кычкырган яшләрне полиция тоткарлавын дәвам итте. Протест чарасында меңгә якын кеше катнашты.

Уфа шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе карары белән Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева җомга биш тәүлеккә сак астына алынган иде.

Чаллы. "Сайлаучылар баш күтәрүе"нә 100ләп активист килгән иде. Алар кулларына "Бу – сайлау түгел, ә алдау", “Бу – цирк, әмма минсез генә”, "Сайлауга бару – тавышың Путин өчен", “Сайлау кирәкми, бармыйм да” дигән язулар тотып торды. Чара элек "Колизей" күңел ачу үзәге булган, хәзер бу тирәдә кеше йөрмәгән урында үтте.

"Сайлаучыларның баш күтәрүе". Чаллы
"Сайлаучыларның баш күтәрүе". Чаллы

Чараны оештыручылар төп фикер итеп "Навальный сайлауларга бармаска өнди, кушылыйк", дип белдерсә, башка чыгышларда: "Без сайлауга бармыйча, бик күп нәрсәләр оттырдык инде. Сайлауга барырга, хакимият яклы намзәтләр өчен тавыш бирмәскә, чөнки халык бармаса, алар өчен хакимият вәкилләре сайлау бюллетеньнәрен үзләренчә кулланачак", диелде.

"Сайлаучыларның баш күтәрүе". Чаллы
"Сайлаучыларның баш күтәрүе". Чаллы

Урам чарасында кайберәүләр сайлау нәтиҗәләрендә укытучыларны гаепле санады. "Алар шушы хакимиятнең сайлау тегермәненә су коя. Алар гаепле, алар сатлыкҗаннар. Ул алдау юлына баскан укытучыларның безнең балаларны укытырга хаклары юк!" дигән фикерләр дә яңгырады. Сайлау көнне нинди гамәл кылырга тәгаенләнмәде.

Иң соңгы булып чыгыш ясаган Элмира Алпатова бүгенге хакимиятләргә ышанмаска чакырды, халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән булуын искәртеп, сайлауны күзәтергә алынырга тәкдим итте.

"Сайлаучыларның баш күтәрүе". Чаллы
"Сайлаучыларның баш күтәрүе". Чаллы

Чараны оештыручылар рөхсәт алу кәгазендә иллеләп кеше катнаша, дип күрсәткән булган. Полиция илле кешене санап һәм тикшереп рәшәткәләр эченә уздырды. Калганнары, тагын иллеләп кеше тимер рәшәткә артында калды.

Мәскәү. Алексей Навальный чара алдыннан Тверь урамында тоткарлана. Сәясәтче белән бергә тагын берничә кешене автозакка төяп алып китәләр. Пушкин мәйданына "Сайлаучылар баш күтәрүе"нә җыелганнар "Навальныйны иреккә чыгарыгыз", "Путин - карак" дигән шигарләр кычкырды. Полиция тавыш көчәйткечләрдән "урам чарасы кануни түгел, таралыгыз", "юлларны капламагыз, кешеләргә үтәргә комачауламагыз" дип хәбәр итеп торды. Чарага меңгә якын кеше килгән дип хәбәр ителде. Мәскәүдә 16 кеше тоткарланган дип хәбәр итә "ОВД-инфо".

Мәскәү, Пушкин мәйданы
Мәскәү, Пушкин мәйданы

Иртәнге якта Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш вакыфы офисына, "Сайлаучылар баш күтәрүе" чараларын яктырткан туры эфир барганда, полиция хезмәткәрләре килеп керә.

Вакыф мөдире Роман Рубанов хәбәр итүенчә, полиция хезмәткәрләре офис һәм студия ишекләрен пила белән кисеп керә. Полиция "шартлау куркынычы бар" дип бинадан чыгуны таләп итә. Полиция Youtube-да "Навальный LIVE" тапшыруын алып баручы Дмитрий Низовцев телефонында шартлаткыч бар дип, аны тоткарлый.

Навальныйның Мәскәү шәһәре штабы коорбинаторы Сергей Бойконы көч кулланып тоткарлау турында хәбәрләр бар. "Кулларын каердылар, үзләрен бик тупас тоталар", дип яздылар Вконтактеда.

Петербур. Полиция әлеге калада протестчыларның мәйданга бара торган юлларын - Тверь урамын япса да, чарага меңгә якын кеше килгән, дип хәбәр ителде социаль челтәрләрдә. Чарада катнашкан 19 кешене полиция бүлекләренә алып киткәннәр, алар арасында "Дождь" хәбәрчесе дә бар.

Чабаксар. Әлеге шәһәрдә протест чарасына чыккан 51 кеше тоткарланган. "Idel.Реалии" хәбәрчесе Дарья Комарованы да полиция бүлегенә алып киткәннәр. Чабаксар хакимияте Чапаев скверында булачак чарага рөхсәт бирмәде. Каладан 40 чакрым ераклыктагы Сосновка авылында үткәрергә тәкъдим итте. Шулай булуга карамастан, активистлар Чапаев скверына җыелды.

Чабаксарда тоткарлаулар. 28 гыйнвар, 2018
Чабаксарда тоткарлаулар. 28 гыйнвар, 2018

Екатеринбур. Протест чарасы хакимиятләр белән килештерелгән була. Мәйданга меңләп кеше килә. "Сайлаучылар баш күтәрүе"ндә шәһәр мэры Евгений Ройзман да катнаша.

​Митинглар һәм урам йөрешләре, аерым алганда, Улан-Удэ, Барнаул, Иркутски, Магадан шәһәрләрендә узды. Владивостокта хакимиятләр чарага ризалык бирмәде, кар булмаса да, митинг үтәсе урынга чистарту техникасы һәм автозаклар китерелгән иде.

Чита, Иркутски, Көньяк Сахалинда, Пермь өлкәсендә Навальный тарафдарларын тоткарлаулар турында хәбәрләр бар. Сәясәтченең Барнаулдагы штабыннан техника һәм өндәмәләрне алганнар.

Новосибирски һәм Омски штабларында да тентүләр булган. Кемероводагы штаб координаторы Ксения Похомованы полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. 31 активист тоткарлану турында да хәбәр ителә. Кемеровадагы чара хакимиятләр белән килештерелмәгән булган.

Томскида штаб координторы белән бергә 12 активист тоткарланган.

Курган шәһәрендәге активистлар Твиттерда үзләренең протест чарасына кушылуларын хәбәр итте.

Соңгы атна эчендә Русиянең унлап шәһәрендә Навальный штабларында тентүләр булды. Сайлаучылар баш күтәрүе 28 гыйнвар Русиянең 46 төбәгендә үтте. Берлин, Вильнюс, Нью-Йорк, Ницце, Париж, Биарриц һәм Вашингтонда да митинглар булды.

XS
SM
MD
LG