Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кремльгә каршы яңа чикләүләр кертүне кирәк дип тапмый


Һезер Нойерт
Һезер Нойерт

Ак йорт якын араларда Русия ватандашларына һәм ширкәтләренә карата яңа чикләүләр кертергә җыенмый, чөнки чикләүләр кертү куркынычы үзе үк Кремльне "авызлыклауның ысулы" булып тора.

Бу хакта дүшәмбе кич журналистларга Дәүләт департаменты вәкиле белдергән. Киләсе чикләүләр Русия ширкәтләре белән сәүдә итүче чит ил ширкәтләренә кагылырга мөмкин. Дәүләт департаменты сүзчесе Һезер Нойерт сүзләренә караганда, чикләүләр нәтиҗәсендә Русия хәрби-сәнәгать комплексы тауарлары экспортыннан алырга мөмкин булган миллиардларча доллар табышын югалткан. Берничә чит ил дәүләте Русия белән бу өлкәдә хезмәттәшлектән баш тарткан.

Дональд Трамп идарәсенең әлеге карары турында канун чыгаручылар махсус яшерен брифинглар вакытында белгән. Кайбер канун чыгаручылар президент идарәсе карарын белән канәгать түгеллеген белдерә.

АКШ финанс министрлыгы "Кремль хисабы" дип аталган Владимир Путинга якын түрәләр һәм бизнесменнар, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны Конгресска тапшырды. Анда татарстаннар да бар.

26 гыйнварда АКШ Русиянең Украина көнчыгышында низагка катнашуы өчен Кремльгә каршы чикләүләрне киңәйткән иде инде. Яңа "Кара исемлектә" 12 кеше һәм тугыз ширкәт бар.

XS
SM
MD
LG