Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ финанc министрлыгы "Кремль хисабына" татарстаннарны да керткән


АКШ финанс министрлыгы бинасы
АКШ финанс министрлыгы бинасы

АКШ финанс министрлыгы "Кремль хисабы" дип аталган Путинга якын түрәләр һәм бизнесменнар, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны Конгресска тапшырган. Анда татарстаннар да бар.

АКШ финанс министрлыгы "Кремль хисабы" дип аталган Русия президенты Владимир Путинга якын түрәләр һәм бизнесменнар, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны Конгресска тапшырган. Киләчәктә чикләүләр кертү ихтималы булган исемлектә барлыгы 210 исем: Русиянең 114 түрәсе һәм 96 эшкуар.

"Кремль хисабында" татарстаннар да бар. Исемлеккә "Татнефть" башлыгы Наил Маганов, "Татавтодор" мөдире "​Айрат Шәймиев, "Нира-экспорт" мөдире ​Радик Шәймиев, ТАИФ мөдире Альберт Шиһабетдинов, ТАИФ мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев, шулай ук элекке Татарстан түрәсе, хәзер Русиянең элемтә министры Николай Никифоров та кергән.

Моннан тыш, "Кремль исемлегендә" Русиянең югары дәрәҗәле түрәләре һәм эшкуарлары: Дмитрий Медведев, Игорь Шувалов, Виталий Мутко, Алишер Усманов, Роман Абрамович, Сөйләман Кәримов, Евгений Касперский, Антон Вайно, Алексей Громов, Дмитрий Песков, Владислав Сурков бар.

Хисапка шулай ук Валентина Матвиенко, Вячеслав Володин, Игорь Сечин, Алексей Миллер, Сергей Нарышкин, Геннадий Тимченко, Александр Бортников, Петр Авен, Владимир Потанин, Рәшит Нургалиев, Андрей Шишкин ("Башнефть" идарәсе рәисе) кертелгән.

Шул ук вакытта АКШ финанс министрлыгы белдерүенчә, хисапта исемнәре телгә алыну әле чикләүләр кертелүне аңлатмый. Дүшәмбе кич финанс министрлыгы хисабы игълан ителгәнче Дәүләт департаменты вәкиле Ак йорт якын арада Русия ватандашларына һәм ширкәтләренә карата яңа чикләүләр кертергә җыенмый, чөнки чикләүләр кертү куркынычы үзе үк Кремльне "авызлыклауның ысулы" булып тора дигән белдерү ясады.

​АКШ Русия ватандашлары һәм ширкәтләренә карата соңгы чикләүләрне 26 гыйнварда киңәйткән иде инде. Яңа "кара исемлектә" 12 кеше һәм тугыз ширкәт бар.

XS
SM
MD
LG