Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТФБның элекке рәисе урынбасары Насыйров гаепләнүчедән шаһиткә әйләнде


Татфондбанк идәрәсе рәисенең элекке урынбасары Рамил Насыйров йорт сагыннан азат иелде, Тикшерү комитеты аңа карата җинаять эшен туктаткан.

Татарстан прокуратурасы тикшерү оешмасының Рамил Насыйровка карата җинаять эшен туктату карарын тикшерчәк, диелә прокуратура матбугат хезмәте хәбәрендә.

Насыйров йорт сагына былтыр март аенда алынган иде. Ул 3,1 млрд сумлык кредит белән бәйле караклыкта шикләнелде. Тикшерү версиясенә караганда, 2016 елның августында Татфондбанк Русия Үзәк банкыннан кредит алу һәм нәтиҗәдә акча урлау өчен югары ликвидлы актив барлыгы турында ялган документлар күрсәткән диелә. Соңрак кредитка алынган өч млрд сумнан артык акча Татфондбанк белән бәйле оешмаларның хисапларына күчерелгән.

Рамил Насыйров үз гаебен танымады. 15 декабрь Казанның Идел буе мәхкәмәсе аны йорт сагында тотуны тагын ике айга озайткан иде.

XS
SM
MD
LG