Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Навальный штабы координаторы сак астыннан бер көнгә алданрак чыгарылды


Лилия Чанышева Уфадагы протест чарасында. 24 декабрь, 2017
Лилия Чанышева Уфадагы протест чарасында. 24 декабрь, 2017

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Уфадагы штабы координаторы, рөхсәтсез митинг оештырган өчен биш тәүлеккә сак астына алынган Лилия Чанышева Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карары белән бер көн алдан иреккә чыгарылды.

"Югары мәхкәмә карарны гамәлдә калдырды, ләкин сак астында тоту вакытын дүрт тәүлеккә кадәр кыскартты. Мин хәзер өйдә" дип хәбәре итте сишәмбе Лилия Чанышева үзенең Facebook сәхифәсендә.

Чанышева 28 гыйнварда Уфада да митингның оештырылуына, күп кеше килүенә, йөреш уздырылуына сөенүен белдерә. Шулай ук ул штрафлар салынган активистларга ярдәм итү өчен акча җыю оештырылуын яза.

27 гыйнвар Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабы координаторы Лилия Чанышеваны биш тәүлеккә сак астына алу карары чыгарган иде. Мәхкәмәгә кадәр Чанышева штаб янында тоткарланды. Ул административ канун бозуда, урам чарасы үткәрү кагыйдәләрен кабаттан бозуда гаепләнде.

XS
SM
MD
LG