Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль ипотека програмы нигезендә "Салават күпере" торак комплексында фатирларын килешенгән вакытка ала алмаучыларда ризасызлык арта. Алданганнар сайлауга бармау белән яный. Бүген алар түрәләр һәм төзүчеләр янына килде.

Социаль ипотека програмы нигезендә фатир көтүче 30га якын кеше иртәнге җидедән үк "Салават күпере" торак комплексына җыела башлады. Алар эшләрен калдырып, түрәләр һәм төзүчеләр янына килде. Монда "Штаб" дигән элмә такта эленгән будка бар. Анда атнасына ике тапкыр Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак фонды вәкилләре һәм төзүчеләр җыела. Фатир көтүчеләрнең бераз көткәннән соң түземлеге бетте. Алар өелешеп штабка кереп китте. Әмма төзелеш министры урынбасары аларга чыгарга кушты. Эчтә урын булса да, халыкка минус 14 дәрәҗә салкында урамда көтәргә туры килде.

"Салават күпере" комплексында фатир көтүчеләр түрәләр янына килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

"Алар анда киңәшләшәләрме? Чәй эчәләрме? Аңлашылмый. Кергән саен куып чыгаралар. Көз көне фатир әзер булачак дип ышандырган иделәр. Яңа елда без анда булырга тиеш идек. Бу вәгъдә итүләре белән туйдырдылар инде", дип сөйләде Азатлыкка Октябрист Мөхәммәтгалиев.

"Бик туңдым. Ике сәгать ярым урамда басып торам бит", диде бер ханым. Ул фатирын инде тугыз ел көтә. Тик бүгенгә кадәр башка урында арендаларга мәҗбүр.

"2014 елда мин фатир откан идем. Ул вакытта бер квадрат метры 29 мең сум иде. Хәзер 34 меңгә менде", дип зарланды Азатлыкка Азат Кәримов.

МИҢНЕХАНОВНЫҢ БУШ ВӘГЪДӘЛӘРЕ

Җыелган халык "Салават күпере" торак комплексының 12-4нче йортында фатир көтә. Ул 2014 елда салына башлаган. Төзелеш ике елга тукталган. Шуннан төзүче оешманы алыштырып караганнар. Хәзер бу йортны "Барсэлитстрой+" ширкәте төзи. Фатир көтүчеләр канәгатьсезлек белдергәннән соң, узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йортны 15 сентябрьгә әзерләп җиткерергә кушкан иде. Тик президентның боерыгын үтәмәгәннәр булып чыга.

"Штабка килгән саен безгә яңа срокларны әйтәләр. Вәгъдә бирәләр, әмма үтәмиләр, сүзләрендә тормыйлар", ди Кәримов Азатлыкка.

"ЧАКЫРЫЛМАГАН КУНАК ТАТАРДАН ЯМАНРАК"

Ике сәгатьтән артык суыкта көткәннән соң Татарстан төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев халыкны кабул итәргә мәҗбүр булды. Теләр-теләмәс кенә ул сүзен татарны кимсетүче мәкальдән башлады.

"Чакырылмаган кунак татардан яманрак" диләр бит. Мин сезне чакырмадым. Шулай да сорауларыгызга җавап бирермен", диде ул.

Фатир көтүчеләр шунда ук сорауларын яудыра башлады. "Ни өчен йортта сак юк? Йорт кайчан әзер була?"

"Сак булмау начар. Әмма кайчан әзер булачагына мин гарантия бирә алмыйм. Бу җомгада тикшерү яхшы узган очракта, без йортны тапшырабыз. 10 февральдә булырга мөмкин. Сез монда үз теләгегез белән килдегез. Шуңа мине тыңлагыз. Бу бит минем эш түгел. “Салават күпере”ннән кала минем эшем бик күп", диде Гыймаев дорфа гына һәм 15 минуттан киенеп чыгып китте.

"САЙЛАУГА БАРМЫЙМ"

Йортны төзүче "Барсэлитстрой+" ширкәте җитәкчесе Җәүдәт Камалов исә фатир ачкычлары инде киләсе атнада тапшырылачак дип вәгъдә бирде.

Ләкин мондый вәгъдәләрдән халык арган, күрәсең. Алар төзелеш тәмамланмаган йортка үтеп керде. "Бу лифт инде кичәдән бирле чинап утыра. Теләсә кайсы подъездга керергә була. Монда сак та, эшчеләр дә юк", диеште фатир көтүчеләр.

"Сайлау алдыннан бит бу. Мин бармыйм бу сайлауга. Бөтен бюджет оешмаларында эшләүчеләрне көчләп сайлауга җибәрәчәкләр. Бармаячакмын", диде фатир көтүче бер ханым.

Активистлар хәзер Татарстан президентына хат белән мөрәҗәгать итмәкче.

2017 елның 5 гыйнварында "Салават күпере"ндә фатир көтүчеләр "чатырга күченеп" протест чарасы оештырган иде:

"Салават күпере"ндә фатир көтүчеләр протест йөзеннән "чатырга күченде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Белешмә
Бүгенге көндә “Салават күпере” торак комплексындагы 22 йортның 16сы тапшырылган. "Грейтстрой" ширкәте 10-3 объектын эшләүне тәмамлап килә. 11нче кварталда (11-1, 11-3, 11-5 йортлар) “Казан” җитештерү төзелеш берләшмәсе (ПСО) эшләрне дәвам итә. 12нче кварталда “Барсэтилстрой+"дан (12-4) кала төзелешне "Строитель+" ширкәте (12-3йорты) алып бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG