Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресста Нарышкинның АКШ сәфәре турында мәгълүмат таләп итәләр


Чак Шумер
Чак Шумер

АКШ Сенатында демокартик азчылык лидеры Чак Шумер Русиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы Сергей Нарышкинның санкцияләр астында булуына карамастан Вашингтонга килүенә Ак йорттан аңлатма таләп итте.

Чак Шумер монда аңлашылып бетмәгән әйберләр бар, бәлки Нарышкин үзе генә килмәгәндер дип борчыла. Трамп идарәсе тиз арада ачыклык кертергә һәм Нарышкинның нинди түрәләр белән очрашуы турындагы сорауга җавап бирергә тиеш дип саный ул. Моннан тыш, Шумер Русия күзләү хезмәтенең санкцияләр астында булган тагын нинди вәкилләрен Трамп идарәсе АКШка кертүе турында белергә тели, дип яза Politico.

Шумер шулай ук Нарышкинның сәфәре Трамп идарәсенең Русиягә карата яңа чикләүләр кертмәү турындагы карарын кабул итү белән бер вакытта туры килде дип билгели.

Сергей Нарышкинның узган атнада АКШка килүе һәм Америкадагы хезмәттәшләре белән "терроризмга каршы бергәләп көрәшүгә багышланган" сөйләшүләр уздыруы хакында сишәмбе Вашингтонда Русия илчесе Анатолий Антонов белдерде.

Сишәмбе АКШ финанс министрлыгы Русия президенты Владимир Путинга якын түрәләр һәм бизнесменнар, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән "Кремль хисабы" дип аталган документны Конгресска тапшырды. Исемлектә барлыгы 210 исем: Русиянең 114 түрәсе һәм 96 эшкуар. Аларга киләчәктә чикләүләр кертү ихтималы бар, ләкин АКШ президенты идарәсендә белдерүләренчә, якын араларда мондый хәл көтелми.

Мәскәү әлеге хисапны 2018 елның мартында узачак президент сайлауга "тыкшыну омтылышы" дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG