210 югары түрә һәм эшмәкәр, шул исәптән берничә татарстанлы да кергән исемлек әле ул кешеләргә карата чикләүләр кертелүне аңлатмый. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев та бу исемлекнең әһәмияте "ноль" дип белдерде.
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин: "2014 елдан бирле безнең илгә каршы нинди генә чикләүләр уйлап чыгармадылар. Алар илебезнең сәяси юнәлешен дә үзгәртмәде, суверенитетын да көчсезләндермәде, эчке каршылыкларга да китермәде. Русиягә каршы яңа чикләүләр җәмгыятьне тагын да туплаячак", диде.
Президент Владимир Путин исә: "безнең барыбызны да, барлык 146 миллионны да бу исемлеккә керткәннәр, әлбәттә бу дустанә булмаган гамәл" дип исемлекне хөкем итте, шулай да Мәскәүнең җавап чараларыннан тыелып торачагын әйтте.
Исемлеккә кергән татарстаннарга бу исемлектә булу әлегә бик зур кыенлыклар тудырмаса да, кайбер күзәтүчеләр белдерүенчә, АКШ һәм башка Көнбатыш илләре белән эш итүче кайбер эшмәкәрләргә һәм аларның ширкәтләренә карата Көнбатыш банкларының һәм ширкәтләрнең мөнәсәбәте инде хәзердән үк үзгәрәчәк.
Paragon Advice Group партнеры Александр Захаров Азатлыкка "Исемлектәге барлык кешеләр өчен дә бу беренче чиратта аларның банклар белән, Көнбатыштагы партнерлары белән мөнәсәбәтләренә көчле орым булачак һәм, әлбәттә, аларның икътисади һәм кредит бизнес-рейтингларына тәэсир итәчәк", дип белдерде.
Элек АКШ Дәүләт департаментында чикләүләр мәсьәләләре координаторы булган Дэниел Фрид: "Минемчә, Русия президенты идарәсе бу канунның гомумән бай русияләргә каршы гына юнәлмәгән булуын аңлый. Ул Путин хакимияте структураларына каршы юнәлгән. Аның тирәлегенә каршы. Аның агентлары булган, аның акчаларын саклаучы, хакимияттә вазифа биләүче кешеләргә каршы. Бу канун бай русияләргә каршы булдырылмаган, хәтта режим белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр булганнарга да каршы түгел. Ул Путин төзегән структурага каршы. Путин режимы аларның акча агымын тикшерүләрне бик авыр кичерә. Шуңа күрә дә Кремль "Панама документлары" чыгуга каты борчылды. Шуңа күрә Кремль тирәсендәге Русия элитасы мондый мәгълүматның җәмәгатьчелеккә фаш ителүен теләми. Чөнки аларның халыктан йөзләрчә миллион, хәтта миллиардларча сум урлавын раслаучы дәлилләр бар, бу турыда инде күп язылды да. Һәм ул акчаларны офшорларга күчерәләр. Бу турыда мәгълүмат аларның ачуын бик каты чыгара.
Русиядә оппозиция көчле басым астында. Әмма оппозиция кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә теләгәндә, аның иң көчле дәлиле - режимдагы коррупция турында сүз күтәрү. Һәм бу коррупция ачылганда режимны борчылырга мәҗбүр итә, хәбәрләрнең баш исеменә чыга. Ни өчен икәне аңлашыла да. Гомумән, чикләүләрнең тәэсире акрынлап туплана бара. Без инде моны Совет берлеге тәҗрибәсеннән беләбез. Без, Рейган хакимияте күп еллар дәвамында Совет берлегенә басым ясап килдек. Ә Кремль моңа барыбер дип кул селтәп, бернинди аерма булмавын әйтә килде. Ахыр чиктә тормыш киресен күрсәтте. Моны онытмасыннар иде", диде Фрид.
Җәмәгатьчелеккә чыгарылган исемлектән тыш "Кремль хисабы"ың яшерен өлеше дә бар. 30 гыйнварда АКШ финанс министры Стивен Мнучин Сенатның банк эшләре комитетында демократ сенатор Роберт Менендезның әлеге исемлек турындагы соравына җавап биреп: "Сез хисапның яшерен өлешен күрмәгәнсездер. Максат узган кичтә чыгарылган хисап белән чикләүләр кертү түгел иде. Бу хисап нигезендә чикләүләр булачак", диде.
Мәскәү Кырымны аннексияләгәннән соң башланган, Украинаның көнчыгышында фетнәчеләргә ярдәм итүе һәм АКШтагы президент сайлауга тыкшыну гаепләүләре сәбәпле Русиягә карата акрынлап көчәйтелгән чикләүләр 26 гыйнварда тагын да киңәйтелде.
29 гыйнварда Ак йорт якын араларда Русия ватандашларына һәм ширкәтләренә карата яңа чикләүләр кертергә җыенмавын белдерде, чөнки чикләүләр кертү куркынычы үзе үк Кремльне "авызлыклау ысулы" булып тора диде.