Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгеч: "Кремль хисабы" Конгресска тапшыру алдыннан үзгәртелгән


Атлантик шура белгече, швед икътисадчысы Андерс Ослунд "Кремль хисабы" исемлеге соңгы мизгелдә алыштырылган дип белдерде. Аның фикеренчә, таратылган исемлек Русия элитасын ныгытачак кына.

"Кремль хисабы"на үз малларын Кремль белән бәйләнеш бәрабәренә туплаган Русия эшмәкәрләре керергә тиеш булган, ләкин ул соңгы мизгелдә алыштырылган. Бу хакта Көнчыгыш Европа буенча белгеч булган швед икътисадчысы, "Кремль хисабы"н төзүдә катнашкан Атлантик шура белгече Андерс Ослунд белдерде.

"Соңгы мизгелдә ниндидер югары даирә түрәсе, аның кем булуын беркем белми, белгечләр эшен инкярь итеп, Русия президенты идарәсе һәм хөкүмәте түрәләре һәм Forbes исемлегеннән 96 Русия миллиардеры исемнәрен язып куйган", ди Ослунд.

Белгеч сүзләренчә, "Кремльнең телефон кенәгәсенән өзек"не хәтерләткән бу исемлек Русия элитасын бары тик ныгытачак. Исемлекне төзегән белгечләрнең максаты нәкъ капма-каршы булган, ди ул. Таратылган исемлек Русия президенты Путин файдасына булачак, дип саный Андерс Ослунд.

30 гыйнвар АКШ финанс министрлыгы Конгресска "Кремль хисабы" дип аталган Путинга якын түрәләр һәм эшмәкәрләр, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны ​тапшырган. Хисапта исемнәре телгә алыну әле чикләүләр кертелүне аңлатмый, дип белдерә АКШ финанс министрлыгы.

"Кремль хисабында" татарстаннар да бар. Исемлеккә "Татнефть" башлыгы Наил Маганов, "Татавтодор" мөдире "​Айрат Шәймиев, "Нира-экспорт" мөдире ​Радик Шәймиев, ТАИФ мөдире Альберт Шиһабетдинов, ТАИФ мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев, шулай ук элекке Татарстан түрәсе, хәзер Русиянең элемтә министры Николай Никифоров та кергән.

XS
SM
MD
LG