"Сталин үлеме" фильмы үзе шундый зур игътибарга лаек булмаса да, мин һәм башка хезмәттәшләрем аны күрсәтү таныклыгын алуны цензура күренеше дип саныйбыз. Без ачыктан-ачык, яшерелмәгән цензура белән эш итәбез", диде Шаблинский "Интерфакс"та узган матбугат очрашуында.
Аның фикеренчә, фильмда экстремизм билгеләре юк, ә киноны Русиядә күрсәтүне тыю Русия Конституциясенең "Цензура тыела" дип язылган 29нчы маддәсенә каршы килә.
"Ниндидер вазифалы зат фильмны карап, күпмедер вакыттан соң фикерен үзгәртеп, фильм киң тамашачыга күрсәтелмәскә тиеш дигән карар чыгарган. Бу - шул кешенең сәяси карашларыннан чыккан карар", дип саный белгеч. Һәр сәясәт эшлеклесе ирония объекты була ала, шуңа күрә фильм эчтәлеге турында фикер алышудан мәгънә юк, ди ул.
Гыйнвар уртасында мәдәният министрлыгы "Паддингтон маҗаралары" премьерасына ярты көн калганда аны күрсәтү таныклыгын кире алды, фильмны күрсәтү көнен кичектерде. "Лабиринтта йөгерүчеләр" фильмы да шуңа охшаш язмышка дучар булды. Бу вакыйга зур шау-шу тудырып, министрлыкның Русия фильмнарына артыгы белән өстенлек бирүе, чит ил фильмнарына цензура кертелүе турында сөйләшүләргә китерде. Русия кинотеатрлары протестыннан соң әлеге фильмнарга элекке премьера көннәре кайтарылды.
Русия мәдәният министрлыгы 23 гыйнвар, премьерага ике көн кала "Сталин үлеме" дигән инглиз-француз комедиясенең прокат таныклыгын кире алды. Министрлык моны фильмда Русия кануннарына каршы килгән аерым материаллар булу белән аңлатты. Әлеге вакыйга җәмгыятьтә зур ризасызлык тудырды, мәдәният министрлыгын цензурада гаепләүләр яңгырады.
"Сталин үлеме" – британ режиссеры Армандо Ианнуччи төшергән британ-француз сәяси сатиралы комедия фильмы. Ул Фабьен Нури һәм Тьерри Робен язган романы нигезендә төшерелгән. Фильм Иосиф Сталинның үләр алдыннан соңгы сәгатьләре һәм аннан соң хакимият өчен көрәшне тасвирлый.