Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкеменнән качучы Шәмсетдинов Украина миграция хезмәтен мәхкәмәдә җиңде


Чәршәмбе аппеляция мәхкәмәсе Украинаның миграция хезмәтен 32 яшьлек Руслан Шәмсетдиновның сыену соравы турында гаризасын карарга мәҗбүр итте.

Бу хакта хокук яклаучы Әнвәр Кадыров хәбәр итә, дип яза "Idel.Реалии". Кадыров сүзләренчә, хәзер Украинаның миграция хезмәте Шәмсетдиновның документларын кабул итәргә һәм гаризаны карарга тиеш.

Руслан Шәмсетдинов басмага сөйләвенчә, ул Русиядә 2016 елда кулга алынган һәм 11 ай тикшерү изоляторында тотылган. "2017 елның 22 февралендә Самар хәрби мәхкәмәсе биш елга шартлы рвештә иректән мәхрүм итте. Мине террорчы оешмасында катнашуда гаепләделәр, ә бу маддә нигезендә 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Прокуратура хөкемне Югары мәхкәмәгә шикаять итте. Шартлы хөкемне реаль төрмә җәзасына алыштыру куркынычы бар иде. Мин һәм тагын берничә кеше Украина чиген рөхсәтсез чыктык", дип сөйләгән Шәмсетдинов.

Бераздан аның янына хатыны һәм ике баласы килә. Шәмсетдинов сүзләренчә, Русия Югары мәхкәмәсе шартлы хөкем карарын реаль төрмәгә алыштыргач, качак статусы бирүне сорап, ул Украинаның миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Хезмәтнең Одессадагы бүлгесе гариза өчен нигез юк дип, аны кабул итми. Одессаның административ мәхкәмәсе дә миграция хезмәте карары белән килешә.

"Мин хөкем карары күчермәсен, гаепләү нәтиҗәсе күчермәсен алып килдем, ләкин алар миңа берни дә янамый, сыеныр урын бирү өчен нигез юк, дип белдерде. Беренче инстанция мәхкәмәсе дә бу карарны раслады", ди Руслан Шәмсетдинов. Ул миграция хезмәте аппелляция мәхкәмәсе карарына кассация тапшырыр дип фаразлый.

Шәмсетдинов - техник-программист, Русиядән киткәнче Түбән Варта шәһәрендә интернет-провайдер ширкәтендә эшләгән, хатыны - Башкортстанда туган. Шәмсетдинов үзенең "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуын кире какмый.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы Русиядә террорчы дип санала һәм аның эшчәнлеге илдә тыелган. Соңгы елларда оешмада катнашучыларга кырыс төрмә җәзалары бирелә. Күптән түгел Казаннан 30 яшьлек Әмир Хәкимуллин террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнеп 17 елга хөкем ителде. Ул "Хизб ут-Тәхрир” оешмасының җирле бүлекчәсен оештыруда һәм анда яңа әгъзалар кабул итүдә гаепле дип табылды. Хәкимуллинның хатыны Альбина Вәлиәхмәтова хәзер дүрт һәм ике яшьлек балаларын ялгыз үстерергә мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG