Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләт машинасына каршы берни эшләп булмый"


Әмир Хәкимуллин хатыны Альбина Вәлиәхмәтова белән
Әмир Хәкимуллин хатыны Альбина Вәлиәхмәтова белән

Казаннан 30 яшьлек Әмир Хәкимуллин террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнеп 17 елга хөкем ителде. Аның хатыны оешманың исеме террорчы саналганга гына мөселманнарны озак вакытка утыртуны абсурд дип саный.

26 гыйнвар көнне Идел буе бүлгесенең хәрби мәхкәмәсе 30 яшьлек Әмир Хәкимулинны 17 ел кырыс шартлы төрмәгә хөкем итте. Ул "Хизб ут-Тәхрир” оешмасының җирле бүлекчәсен оештыруда һәм анда яңа әгъзалар кабул итүдә гаепле дип табылды. Хәкимуллинның хатыны Альбина Вәлиәхмәтова хәзер дүрт һәм ике яшьлек балаларын ялгыз үстерергә мәҗбүр. Аның сүзләренчә, мөселманнарны бер атна дигәндә бер-бер артлы шундый озак вакытка хөкем итү инде гадәткә кергән. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Альбина ханым, ирегез кайчаннан бирле сак астында тотыла?

– 2016 елда безгә тентү белән килделәр. Тентү уздырып, әдәбият, флешкалар, компьютерны алып киттеләр. Шуннан иремне тоткарладылар. Икенче көнне мәхкәмә булды һәм аны сак астында калдырдылар. 205нче маддәнең икенче өлеше (террор оешмасында катнашу) нигезендә җинаять эше ачтылар диелде.

Ике елга якын тикшерү барды һәм ул шул вакытта изоляторда утырды. Көз көне генә эшне прокуратурага тапшырдылар. Узган дүшәмбе мәхкәмә утырышлары башланды. Җинаять эшен 205нче маддәнең икенче өлешеннән беренче өлешкә (террор оешмасын оештыручы - ред.) алмаштырдылар. Икенче өлештә биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса, беренче өлештә инде 15 елдан гомерлеккә кадәр каралган. Аны әгәр башка мөселманнар турында аңлатма бирмәсәң, 205нче маддәнең икенче өлешеннән беренче өлешенә күчерәбез, ягъни кырыслатабыз дип кисәтеп килделәр. Әлбәттә ирем башка мөселманнарга каршы берни сөйләмәде. Шуның нәтиҗәсендә маддәне кырысракка үзгәрттеләр. Прокурор аны 19 елга хөкем итәргә сораган иде, аңа 17 ел бирделәр.

– Аны гаепләр өчен нинди дәлилләр китерделәр?

– Бик тырышып аның "Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуын дәлилләделәр, гәрчә ул моны үзе яшермәсә дә. Алар аның нәкъ 205нче маддәнең беренче өлеше нигезендәге гаебен дәлилләргә тырыштылар. Имеш ул әгъза гына түгел, ә оештыручы булган.

17 еллык төрмә карарын кимендә өч-дүрт көн укырга тиешләр, ә алар бер көндә карар чыгарды

Гомумән мәхкәмә утырышлары инде бөтенләй көлке. Гаепләнүченең барлык мөрәҗәгатьләре кире кагыла, ә прокурорныкы бөтенесе кабул ителә. Бары бер тапкыр гына прокурорның мөрәҗәгате кабул ителмәде. Бу чәршәмбе көнне булды. Без моңа бик гаҗәпләндек.

Чынлыкта барысы да бик мөлаем сөйләшә, имеш гаделлек яклы булган кебек кыяфәт ясый, әмма мөрәҗәгатьләр нигезендә карар чыгарганда инде чын йөзләре ачыла.

Бер генә шаһит та иремдә ниндидер корал кебек әйберләр булуын, аның янауларын, яки агрессия белдерүен әйтмәде. Шуңа террорга якын да тормаган кешегә аны тагу көлке. Бер шаһит - яшерен иде. Адвокат аның кем икәнен ачуларын сорады, әмма бу мөрәҗәгатьне кире кактылар. Имеш ул кеше тормышына куркыныч янарга мөмкин икән. Нәкъ шул кеше гаепләү тарафына кирәкле сүзләр сөйләде. Икенчесе куәт оешмасы вәкиле булды. Тагын өч шаһит ике ай изоляторда утырып чыккан кешеләр. Аларны шулай ук объектив дип әйтеп булмыйдыр.

Яклау тарафы гомумән юк иде, чөнки барысы да куркытылган

Аларны бер вакытта 20ләп кеше тоткарладылар, әмма кайберләрен берничә ай сак астында тотылганнан соң басым нәтиҗәсендә тикшерүчеләр белән хезмәттәшлеккә ризалык биргәч шаһит статусына күчереп өйләренә җибәрделәр. Минем ирем белән бергә биш кеше изоляторда калды. Менә шул калучылардан башта Диндаров белән Шәүкәтов, бер атна элек Гатауллин, менә хәзер минем иремә хөкем карары чыгарылды, ә бу атна башыннан Батталов эше карала. Шул биш кеше тикшерү оешмалары белән хезмәттәшлеккә барырга ризалашмады.

Яклау тарафы гомумән юк иде, чөнки барысы да куркытылган. Бары кайнатам килеп иремә карата бирелгән күп кенә бәяләмәләрне җиткерде. Алар иремне яхшы кеше буларак тасвирлый иде. Ул ремонт эше белән шөгыльләнде. Аның турында начар сүзләр сөйләүчене хәтерләмим. Мәхкәмәдә прокурор шул яхшы бәяләмәләне укыды-укыды да, ахырда "нәтиҗә - начар" дип әйтеп куйды. Без бөтенләй аптырашта калдык. Бу дәүләт машинасы инде, аңа каршы берни эшләп булмый.

Корал юк, мәет юк, кан юк. Нинди террорчы булсын инде?

Кануни нигездә барысы да гадел кебек күренә, ә чынлыкта бит кылынган җинаять юк. Корал юк, мәет юк, кан юк. Нинди террорчы булсын инде? Аларны оешма (Хизб ут-Тәхрир - ред.) террорчы дип аталганга гына хөкем итәләр булып чыга. Исем өчен генә.

– Элегрәк Азатлыкка "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрнең якыннары адвокатлар бу эшкә алынудан баш тарта дип белдергән иде. Сезнең ирегезнең яклаучысы кем иде?

– Башта адвокат ялладык, әмма аның мәгънәсен күрмәдек. Киресенчә, ул иремне тикшерүчеләр белән хезмәттәшлеккә барырга өндәде. Шундый зур акчалар түләп адвокат яллауның мәгънәсе юк дип аннан баш тарттык. Шуңа дәүләт адвокаты булды.

Хәтта аларның да кайберләре мөселманнарны кайдадыр барып, нәрсәдер әйткән өчен генә 15 тәүлеккә утыртуга аптырыйлар.

Стенограммаларда бит мөселманнарның үзара ислам турында сөйләшүләре бирелә. Аның өчен хөкем итү мәгънәсез. Бер стенограммада Чистай мөселманнары турында сүз бара. Аны ниндидер зур җинаять кылган кебек укыйлар.

Халык мәхкәмә утырышларындагы циркны күрми, шуңа мөселманнар гаепле дип саный

Кешеләргә бу мәхкәмәләргә барып карап утырасы иде, циркны күрмиләр. Күрмәгәч, барысы да "мөселманнарны гаепле" диләр. Идел буе хәрби мәхкәмәсе, ягъни Самардан килгән күчмә мәхкәмә тиз-тиз генә бер-бер артлы хөкем карарларын чыгара бара. Менә минем иремне бер атнада хөкем иттеләр дә куйдылар. Ә ул бер-ике ел гына түгел, ә 17 елга утыртылды. Болай озакка утыртылганда хөкем карары кимендә өч-дүрт көн укылырга тиеш, ә монда бер көн дигәндә карарны чыгарып та куйдылар. Бу инде үзе үк барысы да алдан билгеләнгәнен сөйли.

– Хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итмәдегезме? Элегрәк "Мемориал" хокук яклау оешмасы бер төркем мөселманнарны сәяси тоткын дип таныган иде.

– Хокук яклаучылардан ярдәм күрмәдек. Җирле оешмаларга мөрәҗәгать итү гомумән мәгънәсез. Бары "Мемориал" гына ярдәмнән баш тартмады. Әмма алар гамәли ярдәм күрсәтә алмыйбыз, ә бары булганны туплый гына алабыз диделәр. Эшне тикшереп сәяси тоткын дип атарга мөмкиннәр. Әмма бу да инде зур плюс, чөнки аларны җинаятьче дип атаучыларга "менә карагыз, ул җинаятьче түгел, ә сәяси тоткын" дияргә мөмкин. Алайса бездә бит гаепләргә яраталар.

– Ирегез белән еш күрешәсезме?

– Бер ел ярым диярлек күрешергә рөхсәт бирмәделәр. Бер тапкыр гына күрешә алдым, икенче тапкырда рөхсәт биргәч янына әтисе барды. Бары өченче тапкыр ФСБ бүлегендә генә яхшы итеп сөйләшә алдык. Күрешергә рөхсәт бирмәү шулай ук психологик басым. Конвой да сөйләшергә рөхсәт бирми.

– Сәламәтлеге ничек, кыйнамыйлармы?

– Алар андагы тормышны сөйләми инде. Ул Казанның 1нче СИЗОсында утыра. Хәзер еш авырый башлады. Карцерда утыргалаган дип беләм, ә анда бит салкын. Ул болай да бик тиз туңучан иде.

Хизб ут-Тәхрир – сәясиләшкән дини фирка. 1953 елда Фәләстиндә барлыкка килә. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә – атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәнге түгәрәк. Партиягә намзәт кабул иткәндә ул партия серләрен сатмыйм дип ант бирә. Әгъзаларның матди хәленә бәйле рәвештә һәр әгъза кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбиятне нәшер итүгә китә.

Русия Югары мәхкәмсе 2003 елның февралендә "Хизб ут-Тәхрир әл Ислами"ны террорчылык оешмасы дип таныды. Русиянең җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлгесен оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG