Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылган мөселманнарның мәхкәмә утырышлары дәвам итә. Тоткыннарның берсенең хатыны Азатлыкка эшнең хокук бозулар белән баруы турында сөйләде. Хокук яклаучы Әлмирә Жукованы утырыштан читләштергәннәр.

Уфада "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче 21 мөселманга карата мәхкәмә утырышлары дәвам итә. Өч ел сак астында тотылучы бер мөселманның хатыны (ул үзенә янаулар булуын әйтеп һәм иренә зыян килүдән куркып исемен атамауны сорады) Азатлыкка эшнең бик күп хокук бозулар белән баруын сөйләде.

"Мәхкәмә утырышлары күптөрле хокук бозулар белән бара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

"Ике томны югалттылар. Җинаять кодексының 158нче маддәсе нигезендә әгәр эш тулы түгел икән, гаепләнүчеләр сак астыннан азат ителергә тиеш. Әмма монда шунда ук эш дәвам итте һәм бу юглган томнарны торгыздылар булып чыкты. Ул томнар өлешчә генә тулыланды. Шуның берсендә шаһитләр аңлатмалары иде. Хәзер аларны сорауга чакыралар һәм шаһитләр бу сүзләрне без әйтмәдек диләр. Шуңа бу томнарның ничек торгызылуын аңлап булмый. Хөкемдар намаз укырга да тиешле вакыт бирми. Мөселманнарга бит намаз уку фарыз. Инде аларга гаеп чыгарылганнарга кебек мөнәсәбәт", ди ул.

Әлеге мөслимә әйтүенчә, адвокат ялларга мөмкинлеге булмаучыларга дәүләтнекеләр билгеләнә.

"Эш тизрәк барсын өчен ул вакытта буш булган теләсә кайсы адвокатны куялар. Әлбәттә монда яклау турында сүз дә булырга мөмкин түгел", ди ул.

Әлмирә Жукова
Әлмирә Жукова

Шул ук вакытта ялланган адвокатларга да үз эшләрен тиешлечә башкарырга мөмкинлек бирелми. Сишәмбедә Идел буе хәрби мәхкәмә хөкемдары Олег Семенов хокук яклаучы Әлмирә Жукованы утырыштан чыгарган. Бу хакта Idel.Реалиига Жукова үзе хәбәр итте.

Хокук яклаучы сүзләренчә, Семенов моны эшне карау барышында аның хөкемдар белән тарткалашуы һәм рөхсәтсез репликалар кыстыру өчен дип аңлаткан. "Мәхкәмәнең мондый мөмкинлеге бар ләкин алар эш тәмамланганчы, яки бөтен процесстан азат итә алмый. Ә алар мине тулысынча катнаштырмау карарын чыгардылар. Яклаучыны чыгарып җибәрү бөтенләй ярамый. Моның өчен бик җитди сәбәп булырга тиеш. Ә мине алар үзләренә башбаштаклык оештыруга комачауламас өчен генә чыгарып җибәрделәр", диде Жукова.

Ул шулай ук мәхкәмә тәфтишләренең аны мәхкәмә утырышларына кертмәве турында да сөйләде. Ул утырышларга тыңлаучы буларак та керә алмый. Жукова хөкемдар Семеновның карарын шикаять итүен әйтте.

Әлмирә Жукова җәмәгать яклаучыысы буларак 40 яшьлек Шамил Шәрипов мәнфәгатьләрен яклаган. Аны башка хөкем ителүчеләр белән бергә террор оешмасында катнашуда һәм хакимиятне яулап алырга әзерләнүдә гаеплиләр.

Жукова белдерүенчә, гаепләүләр бары тик яшерен шаһитләр һәм ФСБ хезмтәкәрләре күрсәтмәләренә генә нигезләнә. Утырыш барышында мәхкәмә төрле хокук бозуларга юл куя ди ул.

Рөстәм Латыйпов
Рөстәм Латыйпов

Аның сүзләренчә, тикшерү һәм мәхкәмә икенче бер хөкем ителүче, хокук яклаучы Рөстәм Латыйповны террорчылык берлеге оештыруда гаепле дип саный. Аңа гомерлек төрмә җәзасы бирелүе мөмкин ди Жукова. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнүче Рөстәм Латыйповның элегрәк тикшерү изоляторында газаплануы турында Азатлык язган иде.

"Без аның белән очрашканда хәле инде ярыйсы иде, әмма ул үзен газаплауларын сөйләде һәм электрошокер белән җәзалаган урынны күрсәтте. Аның тәнендә хач кебек эзләр бар иде, алар бары тик электрошокер куллану нәтиҗәсендә генә кала”, дигән иде аның адвокаты Нияз Мансуров.

* * *

2015 елда Русия иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге Уфада “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы эшчәнлегендә шикләнелгән 23 кеше: Рөстәм Латыйпов, Линар Вахитов, Радик Әхмәтов, Фәнис Әхмәтшин, Рөстәм Галләмов, Ришат Гатауллин, Илгиз Гыймалетдинов, Александр Корнев, Азамат Каюмов, Радмир Максутов, Ринат Мамаев, Фәрит Мостафаев, Хәлил Мостафин, Ринат Нурлыгаянов, Артур Сәлимов, Ирек Таһиров, Арамис Фазылов, Данис Фәйзрахманов, Рафаил Фәттахов, Руслан Фәттахов, Рөстәм Хәмзин, Шамил Шәрипов һәм Урал Якуповның тоткарлануын хәбәр иткән иде. Бүгенге көндә аларның икесе: Ринат Мамаев һәм Ришат Гатауллин дүртәр елга хөкем ителгән. Берсе – Арамис Фазылов өй сагында тотыла.

“Мемориал” хокук яклау оешмасы аларны сәяси тоткыннар дип игълан иткән иде. Сак астында тотылучы мөселманнарның якыннары гаделлек эзләп төрле җирләргә мөрәҗәгать иткән, әмма аларның нәтиҗәсе булмаган.

Ислам темасына язучы журналист Максим Шевченко "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылар итеп күрсәтергә тырышу дөрес түгел ди. “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы уставында хәлифәтне көч кулланмый гына булдыру турында язылган. Дөньяның бер генә илендә дә “Хизб ут-Тәхрир"нең террор гамәле оештыруы турында билгеле түгел”, ди ул.

Русия Югары мәхкәмсе 2003 елның февралендә "Хизб ут-Тәхрир әл Ислами"ны террорчылык оешмасы дип таныды. Русиянең Җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлгесен оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG