Accessibility links

"Мемориал" оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылган Башкортстан мөселманнарының җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Алар ике ел элек тоткарланган иде.

2015 елда Русия иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге Уфада “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы эшчәнлегендә шикләнелгән 23 кеше: Рөстәм Латыйпов, Линар Вахитов, Радик Әхмәтов, Фәнис Әхмәтшин, Рөстәм Галләмов, Ришат Гатауллин, Илгиз Гыймалетдинов, Александр Корнев, Азамат Каюмов, Радмир Максутов, Ринат Мамаев, Фәрит Мостафаев, Хәлил Мостафин, Ринат Нурлыгаянов, Артур Сәлимов, Ирек Таһиров, Арамис Фазылов, Данис Фәйзрахманов, Рафаил Фәттахов, Руслан Фәттахов, Рөстәм Хәмзин, Шамил Шәрипов һәм Урал Якуповның тоткарлануын хәбәр иткән иде. Бүгенге көндә аларның икесе: Ринат Мамаев һәм Ришат Гатауллин дүртәр елга хөкем ителгән. Берсе – Арамис Фазылов өй сагында тотыла.

7 апрель тикшерү изоляторында тотылучыларның җинаять эшләре прокуратурага җибәрелгән. Прокуратура җинаять эше белән танышканнан соң ул мәхкәмәгә җибәреләчәк. Гаепләнүчеләрнең туганнары, якыннары аларның мәхкәмәдән соң азат ителүен өмет итә.

Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы әгъзасы булуда гаепләнүчеләрнең хатыннары ирләре аларга видеога да, аудиога да, хәтта фотога да төшәргә тыюларын әйтә. Берничәсе генә Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

Радмир Максутовның хатыны Александра Максутова:

“Минем иремне 2015 елның 4 февралендә кулга алдылар. Бүгенге көнгә кадәр ул Уфа шәһәренең тикшерү изоляторында тотыла. Кулга алынуы канунсыз, тикшерүләр дә канунны бозып үткәрелә. Тикшерүчеләрдә Радмирның гаебен исбат иткән бернинди документлар да юк. Шулай булуга карамастан, аларның ирекләрен чикләүне дәвам итәләр. Безгә күрешүне тыялар, барлык дәгъваларыбызга да тискәре җаваплар килә. Ул гына да түгел, аларның канун нигезендә каралган җинаять эшләре белән танышу мөмкинчелеге дә юк.

Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, җинаять эше 200 томга җиткән, аларга исә 140 том белән генә танышу мөмкинчелеге тудырылган. Шулай булуга карамастан, 7 апрель җинаять эше прокуратурага җибәрелгән. Алар танышканнан соң ул мәхкәмәгә җибәреләчәк. “Мемориал” хокук яклау оешмасы аларны сәяси тоткыннар дип игълан иткән иде. Сәяси тоткыннарга башка шартлар тудырылырга тиеш, ләкин бу да үтәлми. “Мемориал”дан да безнең ирләрне “сәяси тоткыннар” дип танудан тыш башка ярдәмнәре тимәде. Гаделлек эзләп мөрәҗәгать итмәгән урын калмады. “Содействие” дигән “Гадел хөкем итү үзәге”нә дә язып карадым. Аннан да тискәре җавап алдым", диде ул.

Җавап хаты
Җавап хаты

"Мөселманнар хокукы өчен" оешмасы лидеры Линар Вахитовның хатыны Регина Вахитова:

“Көч структуралары мөселманнарны кулга алып, вазифаларында үсә, погоннарында йолдызларын арттыра. Мине җәмәгатьчелек яклаучысы итеп билгеләгән иделәр. Адвокат белән берлектә берничә тапкыр кулга алынучылар белән очраша алдым, шуннан соң тикшерүче белеп алгач, кертми башладылар. Ә канунда җәмәгать яклаучысы кулга алынучылар белән очраша ала диелгән. Мин өч бала белән торып калдым. Кулга алынучылар арасында икенче тапкыр гаилә коручылар да бар. Тикшерүчеләр аларның элекке хатыннарына барып, аерылган ирләре турында тискәре мәгълүмат җыю очраклары да булды. Шундый пычрак юллар белән эш итәләр", диде ул.

Кулга алынучыларның берсенең әнисе исемен әйтмәүне үтенеп Азатлыкка шуларны сөйләде:

“2015 елның 4 февралендә минем улымны кулга алдылар. Бу вакыйга аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды. Гаиләсе, ике баласы булган улымны террорчылар оешмасында торган дип гаеплиләр. Менә инде ике ел да ике ай буе ул ирегеннән мәхрүм. Үзләрен электрошокерлар белән җәзалау, гаиләләренә басым ясау, гаепләрегезне танымасагыз, хатыннарыгызны кулга алабыз, балаларыгыз ятим кала дип куркытулар, үзегезне 25 елга төрмәгә утыртабыз дигән янаулар белән аларны бер гаепсезгә ирекләрен чиклиләр, кылмаган җинаятьләрен танырга мәҗбүр итәләр. Әлегә кадәр ел ярым вакыт эчендә җинаять эше белән танышып, кул куеп, мөһер сугылырга тиеш булса да, аларга җинаять эшләре тулысынча күрсәтелмәгән. Аларның барсының да гаиләсе, арада өчәр-дүртәр бала атасы булганнары да бар. Һәрберсенең эше, абруе бар иде. Минем улым үзе яшәгән бистәдә балалар арасында футбол уеннары оештырып, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрне табып, аларны бүләкләп спортка тарта иде. Дини бәйрәмнәрдә бушлай табыннар уздыра иде”, диде.

Азатлыкка фотосын куярга курыкмаган бердәнбер кеше, тоткарланган Ирек Таһировның әнисе, Бөре шәһәрендә яшәүче Земфира Таһирова булды.

Земфира Таһирова
Земфира Таһирова

“Минем улымны 2015 елның 4 февралендә фатирыннан алып киттеләр. Ул музыка юнәлешендәге мәктәпне тәмамлады, авиация техник университетында белем алды. Музыка белән бәйле төрле бәйгеләрдә катнашты, үзенең рок-төркемен оештырды. Улым бала чактан ук Аллаһка ышанып, дин тотып үсте. Аны Русиядә тыелган ислам фиркасе ("Хизб ут-Тәхрир") эшчәнлегендә гаеплиләр. Ул берниниди дә тыелган төркемнәрдә катнашмады, дин тотканы өчен генә кеше террорчы була алмый. Ул каһәрле 4 февраль көнне барлыгы 23 кеше кулга алынган иде. Улымны төркем белән тыелган фиркадә эшләүдә гаеплиләр, ләкин ул кулга алынучыларның күпчелеге бер-берсен белми. Шулай булгач, ул нинди төркем була ала соң? Үзләрен кылмаган җинаятьләр өчен гаепләмәкчеләр.

Кулга алынучыларның өчесе басымнарга түзә алмый, тикшерүчеләр белән килешү төзергә мәҗбүр булган иде. Шуннан соң аларны йортларында тоту турында карар чыгарылган иде, аннан соң аларның икесен дүрт елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Улымның тикшерү изоляторында тотылуына ике ел тулып китте. Минем язмаган, мөрәҗәгать итмәгән урыным калмады. Соңгысын 4 март Русия иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы, генерал-майор Олег Гайденкога җибәрдем. Анда генералдан гаепләре булмаган, исбат ителмәгән кешеләрнең тормышларын җимермәүләрен үтенеп сорадым. Алар ватанны сатмаган, корал белән Башкортстан хакимиятен бәреп төшермәгән. Аларның һәрберсенең гаиләсе, берничә баласы бар. Улымның бер баласы бар, хатыны студент, гаиләне туйдыручы бердәнбер чыганак ул иде”, диде Земфира ханым.

Тикшерү изоляторында тотылучыларның хатыннары һәм әниләре гаепләнүчеләрнең тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында тормауларын белдерде. Алар мәхкәмәдә яшерен шаһит буларак көч структуралары хезмәткәрләре үзләре үк күрсәтмә биреп, якыннарының гаепсез ирекләреннән мәхрүм ителүеннән курка.

Рөстәм Латыйпов
Рөстәм Латыйпов

Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнүче Рөстәм Латыйповның элегрәк тикшерү изоляторында газаплануы турында Азатлык инде язган иде.

“Без аның белән очрашканда хәле инде ярыйсы иде, әмма ул үзен газаплауларын сөйләде һәм электрошокер белән җәзалаган урынны күрсәтте. Аның тәнендә хач кебек эзләр бар иде, алар бары тик электрошокер куллану нәтиҗәсендә генә кала”, дигән иде аның адвокаты Нияз Мансуров.

“Хизб ут-Тәхрир” оешмасы эшчәнлеге Русиянең Югары мәхкәмәсе тарафыннан 2003 елда тыелган иде. Башкортстанда беренче тапкыр әлеге оешма эшчәнлегендә гаепләнгән тугыз кеше 2005 елда хөкем ителде. Алар террорчылык өчен дип 2,5-8,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Бу беренче кулга алынучыларда дүрт шартлаткыч, ике граната, Уфадагы кешеләр күпләп йөргән урыннар төшерелгән карта табылуын хәбәр иткән иделәр.

Ислам темасына язучы журналист Максим Шевченко "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылар итеп күрсәтергә тырышу дөрес түгел, ди. “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы уставында хәлифәтне көч кулланмый гына булдыру турында язылган. Дөньяның бер генә илендә дә “Хизб ут-Тәхрир"нең террор гамәле оештыруы турында билгеле түгел”, ди ул.

Хизб ут-Тәхрир – сәясиләшкән дини фирка. 1953 елда Фәләстиндә барлыкка килә. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә – атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәне түгәрәк. Фиркага намзәт кабул иткәндә ул фирка серләрен сатмыйм дип ант бирә. Һәр әгъза матди хәленә карап кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбият нәшер итүгә китә. Әлеге оешма Русиядә 2003 елдан бирле тыелган. (Википедия белешмәсе)

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG